Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа китапта чирмешәнлеләр турында да укып була

Туган як тарихы музееның Бөек Ватан сугышына багышланган почмагы тагын бер тарихи кыйммәткә ия булган китапка баеды. Якташыбыз Владимир Смирнов “Хәтер эстафетасы” (“Эстафета памяти”) исемле китап бүләк итте.

2018 елда Казанда басылган, сыйфатлы кәгазьдә, төсле итеп эшләнгән бу китапта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасында эшләүче хезмәткәрләрнең Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган якыннары һәм туганнарының биографияләре тупланган.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан егетләре һәм кызлары күрсәткән  батырлыклары киләчәк буыннарга җиткерүче документаль бу китапка материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасының яшь хезмәткәрләре мемориаль проект нигезендә туплаганнар. Анда безнең район кешеләре турында да мәгълүматлар урын алган. Әлеге китап белән кызыксынучылар якташларыбыз турындагы мәгълүматлар белән туган як тарихы музеена килеп таныша ала.

Гомумән, музейга китап бүләк итү матур традициягә әйләнде. Күптән түгел монда урын алган “Дан орденының тулы кавалерлары” (“Кавалеры ордена Славы трех степеней”) китабы да музей өчен кыйммәтле экспонат.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев