Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледән яшь әни беренче баласы өчен инде икенче пособие ала

Яңа Элмәледән Елена Йосыпова быел әни булды, Нияз белән Еленаның беренче кызлары Алинә 24 гыйнварда дөньяга килгән.

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина әйтүенчә, яшь әни быел инде икенче тапкыр бүлеккә мөрәҗәгать итә. Ярдәм сорап түгел, ә тиешле пособие һәм өстәмә түләү алу өчен кирәкле документларын җыеп китергән.

-Әүвәл мин 50 мең сумга ия булдым, -ди Елена. - Ул акча бик ярап куйды, барлык акчаны балага тоттык, кирәк-яраклар алдык.

Сүз уңаеннан, авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 29 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да хатын-кызның авылда өч ел яшәве – төп шарт. Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала. Әлеге төр түләүләр Татарстанда гына. Безнең районда ун кеше бу акчаны алган да.

Моңардан тыш, Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә.

Елена Сергеевна социаль яклау бүлегенә бүген кирәкле документларны:  әни кешенең паспорты (Россия гражданины булуы шарт), баланың туу турындагы таныклыгы һәм гаиләнең кереме турында белешмә китергән. Шуның нигезендә, Йосыповларга бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча күчәчәк.

Социаль түләүләр, пособияләр, материаль ярдәм уңаеннан сорауларыгыз булса, район социаль яклау бүлегенә 2-29-38 номерына шалтыратыгыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев