Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледәге яңа ФАПны дүрт видеокамера күзәтә

Яңа Элмәле авылында модульле, яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Моңа кадәр салкын биналарда эшләргә туры килгәнлектән, авыл фельдшеры бу яңалыкка сөенеп туя алмый.

-Элек эшләгән биналарыбыз гел салкын булды. Хәзер бездә җылы һәм рәхәт. Кайнар, салкын суы бар, санузелы, канализациясе эшләп тора. Әллә ничә бүлмә, җиһазларыбыз, өстәл, урындыкларыбыз – барысы да өр-яңа. Килүче-китүчеләрне эчке якта – бер, тышта өч видеокамера күзәтә. Шатлыктан сүз юк, мондый шартлар хакында хыяллана гына идек, -ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Вера Григорьева.

Вера Ивановна бу авылда 30 ел халык сәламәтлеге сагында тора. Бүген ул барлыгы  488 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшерга көненә уртача 10 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Күпчелек кан басымы чирләреннән, буыннар авыртуыннан  еш зарлана икән...

Саргылт төстәге мондый яңа төзелгән ФАП бинасының Яңа Элмәледәгесе - районда тугызынчы. Аны ачу тантанасында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  идарә начальнигы  Фәнис Исхаков катнашты.

Киләсе елда шундый ук модульле бина Туймәттә төзеләчәк.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев