Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәле бакчачысы 2 мең сумлык чәчәк үсентеләре алып кайткан

Яңа Элмәле авылыннан Людмила Вяткина быел, Тольяттига барып, 2 мең сумлык чәчәк үсенте-куаклары алып кайткан. Яраткан шөгыле өчен авыл бакчачысы акчаны кызганмый.

Вяткиннарга килүчене өйалды бакчасындагы чәчәкләр дөньясы каршы ала. Андагы чәчәкне күрсәң?! Ниндие генә юк. Бераз арттырсаң, йөзләп кенә төре бардыр.

-Иске Элмәледән  монда кияүгә чыкканнан бирле, инде 30 еллап чәчәкләр үстерәм. Бик яратам бу шөгылемне.  Гөлчәчәк (роза),  ясмин, лалә,  спирея... Күп инде алар. Гортензияне (татарча - япон гөле)  бик яратам, зур, кабарынкы булганы өчен, роза да искиткеч. Әле быел  Тольяттидагы питомниктан  барбарис, вейгела, гортензия куаклары алып кайттым, берсе-берсе  690 сум тора. Бигрәк матурлар бит, шуңа акча да жәл түгел, - ди мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче Людмила Сергеевна.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев