Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

WorldSkills флагын чирмешәнлеләр дә күрде

19 июль көнне WorldSkills флагын Чирмешәнгә алып килделәр. Шул уңайдан Яшьләр мәйданчыгында флагны хөрмәтләү - презентацияләү чарасы үтте.

Бәйрәмгә 45 нче дөнья чемпионаты WorldSkillsның оештыру комитеты вәкилләре дә килгән иде.

-Бездә бүген истәлекле вакыйга, Казаннан килгән һәм районыбыздан җыелган кунакларны кайнар сәламлибез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. –Эшче һөнәрләр чемпионатының Казанда үтүе Россия һәм Татарстан Президентларының зур казанышы. Әлеге чараның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шигебез юк.

Район башлыгы WorldSkillsның төбәк чемпионатында катнашучыларга бүләкләр дә тапшырды.

Район башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләрнең берсе  - 1 нче санлы Чирмешән мәктәбенең 9 класс укучысы Андрей Долгополов та бүгенге тантанадан бик канәгать.

-Мин Казанда да булдым, төбәк чемпионатында “Ябыштыру технологияләре” номинациясендә катнаштым, бүләкләр алып кайттым, - ди якташыбыз.

Чирмешәнгә Казаннан килгән кунаклар район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга WorldSkills флагы эстафетасында катнашучы сертификаты да тапшырдылар.

Яшьләр мәйданчыгында оешмалар вәкилләре, авыллардан килгән яшьләр флешмобта катнаштылар, флаг фонында фоторәсемгә дә төштеләр.

Чемпионат флагы Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында булачак, аны, гомумән, Россиянең 24 төбәгендә, дөньяның 20 илендә һәм халыкара космик станциядә дә күрсәткәннәр.

Чараның тантаналы өлешендә кунаклар һәм бәйрәмгә җыелган халыкны WorldSkills хәрәкәте белән таныштырдылар. Чемпионатның - WorldSkills Kazan – 2019 ның талисманнары – зур курчаклар – Алтын һәм Алмаз исә һәркемнең күңелен күрергә тырыштылар.

Һөнәри осталык чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак.

Почетлы кунаклар WorldSkills Kazan – 2019 флагына Чирмешән районы гербының тегелгән билгесен (нашивка) да төшерделәр-беркеттеләр.

Иртәгә Ворлдскиллс флагын Питрәчкә алып баралар.

Марат Гомәров фотолары

WorlsSkills флагы - Чирмешәндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев