Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында власть партиясенә ышаныч күрсәттеләр

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда да, гадәттәгечә, безнең район сайлаучылары бик актив булдылар.

Беренчел нәтиҗәләрдән күренгәнчә, партияләр исемлеге буенча сайлауларда исемлектәге 14 мең 144 сайлаучыдан 13 мең 675се, ягъни 96,68 проценты тавыш биргән.

Районда “Бердәм Россия” партиясе иң күп – 11 мең 952, ягъни 87,40 процент тавыш җыйган (ил буенча – 46, республикада – 79 процент). Болар – беренчел мәгълүматлар.

Бер мандатлы, безнең район да керүче 28 нче Түбән Кама сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Олег Морозов әлеге округтагы 8 кандидат арасында иң алда, безнең районда аны 12 мең 82, ягъни 88,55 процент сайлаучы яклаган. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, сайлаулар көннәрендә закон бозу фактлары ачыкланмаган.

-Үзем иң лаеклы санаганнарга тавыш бирдем, - ди район үзәк больницасы табибы Равил Хәбибуллин. -Ышанычны акласыннар, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсеннәр. Сау, тыныч яшик.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә урнашкан участокка килеп сайлады.

-Яңа сайланачак депутатлар Россия, Татарстан халкы өчен мөһим законнар кабул итсеннәр, иң элек халык мәнфәгатьләрен истә  тотсыннар иде, - диде ул.

Авыл җирлекләренә өстәмә сайлаулар да оешкан төстә үтте. Күтәмә җирлегендә депутатлыкка кандидатлардан күпчелек – Самат Хәйруллинга, Яңа Кадида – Илдус Юнысовка, Ульяновкада – Самат Шәмсетдиновка, Югары Кәминкәдә Тәлгать Җиһаншинга ышаныч белдергән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев