Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Владимир Сиямкин комсомол билетын үзе белән йөртә

Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тулуы уңаеннан мемориаль үзәктә узган чарага кунаклар - якташларыбыз значоклар тагып, комсомол билетларын алып килгәннәр иде.

-Комсомол билетын беркайчан да үземнән  калдырганым юк, аны гел үзем белән йөртәм, - ди Чирмешәндә яшәүче  укытучы Владимир Сиямкин, зур горурлык белән. – Комсомолга кергән көнне дә яхшы хәтерлим, 1982 нче елның 12 маенда миңа менә шул билетны тапшырдылар. Комсомол булу зур дәрәҗә иде.

Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова комсомолның тарихы белән таныштырды, районның беренче комсомолларын: Нина Долгополова, Григорий Исанин, Михаил Малешин һәм башкаларны   искә алды. Ул чорда яшьләрдә романтика белән реаль тормыш бергә үрелеп барган. 18-28 яшьлек кызлар, егетләр ерак җирләргә комсомол төзелешләренә киткәннәр, палаткаларда, вагоннарда яшәп, калалар салганнар.  Бүгенге чарада Братск шәһәренә Чирмешәннән киткән бер класс укучыларын да искә алдылар. Алар барысы да комсомол булган.

Кичәнең кунаклары Миләүшә Батыршина, Владимир Островский, Хафиз Гатин һәм башкалар, төрле елларда комсомолның  район комитетында эшләгән кешеләр, яшь чакларын сагынып искә алдылар, ул еллардагы җырларны да җырладылар, мемориаль үзәк хезмәткәрләре  әлеге юбилей уңаеннан әзерләгән күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.

Шушы көннәрдә Казанда да комсомолның 100 еллыгына багышланган республика комсомол конференциясе узган, анда 800 гә якын делегат, шул исәптән безнең районнан да, өч кеше  катнашкан.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев