Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында кече фермалар саны арта

Соңгы биш елда, программа эшли башлаганнан бирле, районда шәхси хуҗалыкларда 125 кече ферма барлыкка килде, быел аның санын 17гә арттыру планлаштырыла. Аларның 13есендә эш башланган.

-17 кече ферманың берсен Шешминка авыл җирлегендә оештырырга ниятлиләр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. -  Моңа кадәр биредә бу эшкә алынучы юк иде.

Савым сыерларының баш санын арттыру нияте белән төзелеш башлаучыларга дәүләт ярдәме – субсидия түләнә.  Моңа өстәп район да булыша – бушлай керамзит блоклар, цемент һәм агач материалы да бирәләр.

Районда иң күп кече ферма Иске Кади авыл җирлегендә – монда 18 хуҗалык сөтчелек юнәлешендә эшли. Лашман һәм Чирмешән авыл җирлекләрдә – 15әр,  Түбән Кәминкә җирлегендә – 13, Иске Үтәмеш җирлегендә 10 кече ферма төзелгән. Ә менә Яңа Кади һәм Түбән Кармалка җирлекләрендә нибары берәр, Бәркәтәдә ике хуҗалык сыерлар санын арттырган.

Тик элек елларда төзелгән 34 фермада 130 баш сыер саны җитми, бу – кече фермалардагы малларның 10-15 проценты. Лейкоз чире таралу сәбәпле, хуҗаларга сыерларын иткә тапшырырга туры килгән.  Әйтик, Иске  Кади 8 хуҗалыкта 35 баш сыер җитми. Чирмешәндә тиешледән – 23, Яңа Элмәледә – 12, Кармышта 10 башка кимрәк. Ә менә Түбән Кәминкә, Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә һәм Бәркәтә авыл җирлекләрендә баш санын саклап кала алганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев