Утыз Имәнгә алып баручы юлдагы күпер октябрьдә өлгерә
Ульяновкадан Утыз Имәнгә чыгу юлындагы күпер тагын бер ай – ай ярымнан файдалануга тапшырылырга тиеш.
Иске күперне сүтеп, монда торба субайлар какканнар, кайбер урыннарны бетонлаганнар.

– Тиздән плитәләр урнаштыра башлыйбыз, - диде подрядчы оешма прорабы Рөстәм Харисов. – Башка эшләр дә октябрь аенда, бәлки сентябрь азагында ук төгәлләнер дип планлаштырабыз.
Бу күпернең гомуми озынлыгы 30 метр. Транспорт йөри торган өлешендә киңлек – 8, ә чикләгеч барьер белән 10 метр.


автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев