Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән мәктәбендә, ремонттан соң, музейга да урын табылды

Утыз Имән мәктәбе укучылары капиталь ремонт узган бинада укыйлар.

-Төзүчеләр кулы тигәч, мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде. Бина җылы, якты. Фасад кына тышланмыйча калды, ул бераз “фонны” бозып тора, – диде мәктәп директоры Рөстәм Җамалиев. – Ашханәдәге җиһазларны да яңартырга кирәк.

Мәктәпнең түбәсе төсле профнастил белән ябылган. Су, канализация, санузел, җылылык челтәрләре, электр үткәргечләре яңартылды. Ишек-тәрәзәләр, стена, идән һәм түшәм дә яңарган, кабинетларны һәм залларны бизәп тора.  2019 елда махсус программа буенча алынган җиһазлар да бик яхшы урнашкан. Мәктәпнең бюджеттан тыш акчалары хисабына тәрәзәләргә тюль элгәннәр.

Мәктәпнең икенче катындагы зур өлеше музей итеп эшләнгән. Биредә инде йөзләп экспонат бар. Әкренләп ул тагын да баер, авыл тарихы турында сөйли торган әйберләр туплау эше дәвам итә.

Утыз Имән мәктәбендә 12 укучы белем ала, аларны 7 укытучы укыта, мәктәпкәчә яшьтәге 4 бала аерым төркемдә тәрбияләнә. Быел беренче сыйныфка укырга килүче булмаган, 6 нчы сыйныфта укучылар юк. Киләсе уку елында 1 нче сыйныфка бер бала килүе көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев