Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада 2023 елда тагын бер урам юлына вак таш түшәлгән

Ульяновка җирлегендәге авылларда социаль объектлар яңа яки соңгы елларда гына үзгәртеп корылган. Ә менә юлларны яхшырту буенча эшлиселәр бар әле. Бу хакта халык җыенында да сүз булды.

Биредә авыл эчләрендә юллар тулаем 14,3 километр озынлыкта, шулардан 8,3 километры каты түшәмле. Былтыр үзсалым акчасына 500 метр арада юлларга вак таш җәйгәннәр. Авыл җирлеге башлыгы 2024, 2025 нче елларда барлык урам юлларын норматив хәлгә китереп бетерү өчен тырышачакларын әйтте. Моңа үзсалым средстволарының да бер өлешен кулланмакчылар.

Средстволар табылса, Нагорныйдагы Жданов урамы юлын, 500 метр араны норматив хәлгә китерә алырлар кебек. Шул ук поселокка алып керүче юлны еш кына кар каплый, шуңа күрә юл кырыена, ышыклау өчен,агач үсентеләре утырту кирәктер. Әлеге эштә районнан да ярдәм көтәләр, үтенечләрен җыенда да җиткерделәр.

“Чиста су” республика программасы буенча Ульяновка җирлегенең барлык авылларында су челтәрләрен яңабаштан ясадылар, хәзер бу яктан проблема юк.

Җирлек башлыгы Самат Шәмсетдинов узган елдагы эшчәнлеге турында отчетында үзсалым акчаларының да нинди эшләргә тотылуын хәбәр итте, быел ул бер кешедән 1000әр сум күләмендә җыелачак, диде.

Санитар чисталык ягыннан җирлек авылларын башкаларга үрнәк итеп куярлык, спортта да алдынгылар, салымнар җыюда да җаваплылар.

Демография ягыннан монда да борчылырга урын бар, бер елда халык саны 13кә азайган, нибары 3 бала туган, 4 кеше үлгән.

Мал саны узган еллар чамасында. Үзләреннән артканны хәзерләүчеләргә сатуда бик актив эшләүчеләр бар. Әйтик, Сосновкадан Валерий Григорьев 7786 килограмм сөт тапшырудан 179 мең сум акчалы булган. Девичья Полянада яшәүче Татьяна Аркадьева 6057 килограмм өчен 139 мең сум акча алган.

Сораулар бирүчеләр булды. Галина Никитина Ульяновканың Үзәк урамындагы үз йорты янындарак яктырткыч куюларын сорады. Авыл башлыгы аның буенча чара күрергә ышандырды.

Ульяновкада Ак Барс Банкның банкоматын кирәксенүчеләрнең үтенече урынлы, әмма биредә фикер алышу барышында ук аның реаль түгеллеге беленде. Бу эшнең катгый таләпләре бар, аннан соң нибары 300 кеше яшәүче Ульяновкада аны кую отышлы түгел. “Россельхозбанк”ның Чирмешәндә офисын ачу да хыял гына булып калыр, аны бит оптимизациягә бәйле рәвештә яптылар. Бер бездә генә түгел, кечерәк башка кайбер район үзәкләрендә дә.

Җыенда район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да катнашты, кайбер сорауларны контрольгә алып, аларга җавап биреләчәген әйтте.

Чирмешәннән Иске Котышка маршрут автобусы төгәл йөри, халык сорагач, ул Сосновкага да керә икән. Моның өчен рәхмәт әйттеләр.

Җыен башланыр алдыннан, монда да кайбер оешмалар җитәкчеләренә үз соравыңны җиткерергә мөмкин иде. РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Ирина Разуковага үз эше – пенсия тәэминаты буенча мөрәҗәгать булды. Сорауга соңрак җавап биреләчәк.

- Башка авылларда да сорауларны тыңларга әзербез, - диде ул. -Сүз уңаеннан, районда пенсия алучылар 5715 кеше. Былтыр 1 миллиард 319 миллион 987 мең сум (2022дә – 1 миллиард 212 миллион сумга якын) пенсия түләнгән.

Урамда буран котырса да, Ульяновка мәдәният йортында узган җыенга байтак кеше килде. Үз эшендә уңган кайбер хезмәткәрләр моннан бүләкләр дә алып китте.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев