Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка җирлегендә халык саны күбәйгән

Элек су челтәрләре бөтенләй булмаган Нагорный һәм Саминовка поселокларында да хәзер чиста су торбалар буйлап кына килә. Әлеге зур эш, линия сузу республика бюджетыннан бирелгән 19 миллион сум акча тотып, былтыр башкарылган.

“Чиста су” республика программасы буенча, гомумән, соңгы дүрт елда Ульяновка авыл җирлегендәге барлык торак пунктларда да су челтәрләре яңартылган. Яңа скважина борауланган, тагын бер су башнясы бастырылган.

Әле берсе, әле икенчесе сүз алып, җирлек җыенында катнашучылар җирлек башлыгы Самат Шәмсетдиновка рәхмәт җиткерделәр, ул безне газлы, сулы, юллы да итте, диеп мактадылар.

Бик дөрес, иң элек Самат Зәки улы тырышлыгы белән, ел саен кайсыдыр авылда берәр объект төзелә яки яңартыла. Әйтик, узган елда Девичья Полянадагы плотина капиталь ремонтланган, моңа федераль бюджеттан 10 миллион сум акча юнәлдерелә. Бу объектта эш төгәлләнгән дә диярлек.

Үзсалым акчаларына 500 метр озынлыгында юлга вак таш түшәүләре дә күзгә күренеп торучы конкрет эш. Программа буенча, средстволар табылса, Сосновкадагы Восходная урамы юлын быел норматив хәлгә китермәкчеләр.

Үзсалым, салымнар җыемы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе булсынмы, Ульяновка авыл җирлеге районда иң яхшыларның берсе. Кемгәдер бурычлары юк. Санитар чисталык, мәдәниятта, спортта казанышлар буенча да аларны башкаларга үрнәк итеп куялар.

Башкаларда халык саны гел кимүгә барса, Ульяновка җирлегендә соңгы бер елда, читтән кайтучылар исәбенә, бу күрсәткеч бергә күбәйгән дә. Бер елда дүрт бала туган.

Кызганыч, мал тотучылар саны кими төшкән. Шул ук вакытта сөт сатып сизелерлек керем алучылар да байтак. Сосновкадан Валерий Григорьев хуҗалыгыннан, әйтик, бер елда гына да 16420 килограмм, ягъни 451 мең сум бәялек сөт тапшырганнар.

Сыерларны ясалма орлыкландыру буенча сорау да бирделәр җыенда. Орлык сыйфатлы булмаганлыктанмы, сыерларны кат-кат каплатырга, өстәмә чыгымнар тотарга туры килә икән.

-Бу мәсьәләне тикшерербез, ниндидер чара күрергә тырышабыз, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. Район җитәкчесе җыенда катнашучыларның мәктәптә балалар туклануы хакында фикерләрен дә белеште, ягъни быел мәгариф учреждениеләренә азык-төлекне бердәм тәэмин итүче – поставщик китерә башлагач, хәл үзгзргәнме?

Ата-аналар, район мәгариф бүлеге һәм мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, яңача эшләү үзен аклый, иң мөһиме – ризыкларның сыйфаты сизелерлек яхшырган.

Рамил Айбатов үзе дә, бик инициативалы, авторитетлы, башлаган һәр эшен ахырына җиткерә белүче авыл җирлеге башлыгына булышулары өчен, халыкка рәхмәт әйтте. Сүз уңаеннан. Биредә дә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче инвестор – “Әккәрәй” җәмгыятенә республикадан биреләчәк акчага 200 баш тана алу планлаштырылуы да яңалык.

Сорауларга килгәндә, пенсионерка Екатерина Рослякова районда “Россельхозбанк”ның филиалын ачып, ә Ульяновкада банкомат куеп булмасмы, дип мөрәҗәгать итте.

Ульяновка авыл җирлегендә узган җыенда федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Нигъмәтуллина да катнашты һәм республиканы социаль-икътисади үстерү казанышлары турында сөйләде.

Җыен ахырында эштә, җәмгыять тормышында, укуда иң уңганнарны бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X