Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Укучылар – актив тимурчылар

Чирмешән лицееның 8 "а" класс укучылары - бик актив тимурчылар. Менә инде икенче ел алар Фәридә һәм Әдһәм Шараповларга шефлык итәләр. Кар явып китсә, укучылар дәресләрдән соң көрәкләрен күтәреп, аларга килеп җитәләр. Күмәк тотынгач, эш тә тиз бетә, йорт, капка төпләрен ялт иттереп куялар. Ә Фәридә апа игелекле булышчыларны рәхмәтләр...

Чирмешән лицееның 8 "а" класс укучылары - бик актив тимурчылар.


Менә инде икенче ел алар Фәридә һәм Әдһәм Шараповларга шефлык итәләр. Кар явып китсә, укучылар дәресләрдән соң көрәкләрен күтәреп, аларга килеп җитәләр. Күмәк тотынгач, эш тә тиз бетә, йорт, капка төпләрен ялт иттереп куялар. Ә Фәридә апа игелекле булышчыларны рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп озатып кала.

- Кар явып үтсә лицей директоры Марат Могыйзовка шалтыратам, укучылар шул көнне үк килеп җитә. Еш кына Марат үзе дә телефоннан хәлне белә, ярдәм кирәкмиме, дип сорый. Өй эчендәге эшләрне әкрен генә үзем дә башкарам, ә менә кар көрәрлек хәл юк шул,- ди быел 75 яшен тутыручы, пенсионер укытучы Фәридә апа Шарапова.

Даими ярдәм итеп торучы укучыларга һәм бу эшне оештыручы лицей директоры Марат Могыйзовка, 8 "а" класс җитәкчесе Золхыя Гатинага һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдиновага Шараповлар бик рәхмәтле.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined актив тимурчылар