Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Уфа кызы Чирмешәндә эш тапкан

Кечкенә генә гәүдәле 22 яшьлек Лидия Белюшинаның: “Миңа мөгезле эре терлекләр белән эшләү бик ошый”, - дигән сүзләрен мин әүвәл шикләнебрәк кабул иттем. Соңрак шигем тиз таралды.

Уфа шәһәрендә туып үскән Лидия Анатольевна бүген район ветеринария берләшмәсендә ветврач – токсиколог вазыйфаларын башкара.

-Кечкенәдән үк хайваннар яратам, - ди Лида. – Шәһәр квартирасында яшәсәк тә, мәче дә асрадык, балыкларыбыз да булды, хәтта диңгез дуңгызчыгы да бар иде. Шуңа да 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мин Эстерлетамактагы тармакара көллияткә ветеринария белгечлеге буенча укырга кердем.

Менә шунда 16 яшьлек  шәһәр кызы беренче тапкыр сыер күрә. Сөтлебикә белән беренче очрашуы турында әңгәмәдәшем бик хисләнеп сөйләде. Бәлки шуңадыр да, яшь белгеч ветеринария клиникасында өч айда эшләмичә, совхоз фермасына сыерлар дәваларга кайта.

 Башкортстан  аграр унивеситетының икенче курсында укыганда, төркемдәше аны Татарстанга, яңа оешкан “Ильхан” җәмгыятенә эшкә кыстый. Лидия озак уйламый, җыена да, юлга чыга.

-“Ильхан”да мине бик җылы кабул иттеләр, торак та бирделәр. Монда миңа бик ошады, әлегә кадәр мондый, заманча ферма күргәнем юк иде. Биредә  сыерларны орлыкландырырга өйрәндем. Ул хисләрне аңлатып бетереп булмый - син орлыкландырган сыер тугыз айдан бозау китерә. Әле хезмәттәшләрем: Лида, бу бозау сиңа ошаган, - дип шаярталар иде, - ди әңгәмәдәшем.

Бүген ул район үзәгендә яши, эшли. “Ильхан” җәмгыятеннән киткәч тә, Уфа кызы Чирмешәндә калырга ниятләгән.

-Миңа Татарстанда, Чирмешәндә бик ошый. Биредә яшьләр өчен бөтен шартлар  бар. Теләгең булса, бассейнга барырга, боз сараенда ел дәвамында тимераякта шуарга мөмкин. Балалар бакчалары, мәктәпләр шунда гына. Эшемне дә бик яратам. Җитәкчелеккә рәхмәт, миңа бер бүлмәле квартира бирделәр. Монда яңа дуслар таптым.  Әлегә Чирмешәннән китәргә җыенмыйм, киләчәк ничек булыр, анысын әйтә алмыйм, - ди Лидия Белюшина.

 Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X