Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә яшәүче Мәдинә Кәримова 50 мең сум акча “эшләгән”

Туймәт авылыннан Илүсә һәм Салават Кәримовларның өч айлык кызлары Мәдинә 50 мең сум акча “эшләгән”.

Кәримовлар авыл җирендә яшәүче, беренче баласын тапкан хатын-кызларга бер тапкыр бирелүче түләүне алучыларның чираттагысы булды.

-Бу безнең гаиләгә зур ярдәм, хөкүмәтебезгә рәхмәт. Кирәкле документларны район социаль яклау бүлегенә тапшырдык, мине анда бик җылы кабул иттеләр, - ди Илүсә. - Элеге акчаларны кызыбызга кирәк-яраклар алырга тотарбыз дип планладык.

Авыл җирендә өч елдан ким яшәмәгән, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан әниләргә – 50 мең, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан әниләргә 100 мең түләү турындагы закон 2018 елның февралендә кабул ителде. 2020 елның февраленнән, ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документ нигезендә, хәзер хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган һәр бала өчен 100әр мең сум түләнә. Хатын-кызлар өчен яшь чикләүләре үзгәрмәгән.

Быел районда 22 кеше шундый түләүләр алган.

Фото: Елена Кочина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X