Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә “Сәнәк сугышы” корбаннарын искә алдылар

Туймәт авылында 1920 елда “Сәнәк сугышы”нда һәлак булган корбаннарны искә алдылар, алар рухына корбан чалып, ачык һавада табын көйләделәр.

Бу канлы вакыйгага нәкъ 100 ел вакыт узган. Хәзерге буын аның турында  өлкәннәрдән ишетеп кенә белә. “Туймәтем – туган ягым” китабында да 1920 елның февралендә булган вакыйга турында кыска гына мәгълүмат бар. Әрәмәлектә сигез кыз күмелгән каберлек турында да күпләр моңа кадәр белмәгәндер.

1920 елның февралендә Бәркәтә авылында “Сәнәкчеләр фетнәсе” күтәрелә. Алар үзләрендә генә түгел, күрше-тирә авыллардагы “камуннарны” да рәхимсез рәвештә җәзалыйлар.  Менә шул сәнәкчеләр Туймәт аша узганда бу кызларны мәсхәрәләп үтергәннәр, ди.

Авылның имамы Ильяс хәзрәт Әһлиуллин бу изге урынны тәртипкә китерү һәм Туймәтнең тарихын яшь буынга җиткерү ниятен тәкъдим итә. Ә авыл халкы, актив яшьләр моны күтәреп ала. Берничә атна эчендә әрәмәлек ярындагы зур булмаган бер тигез җирдәге бу каберлеккә чардуган куеп, табличка урнаштыралар, монда төшү өчен сукмак һәм култыксалар да ясап куялар. Мәрмәр табличканы Әкъдәс Гыйматдинов эшләтсә, чардуганны Рамил Кәримов ясаткан.

-Ильяс хәзрәтнең тәкъдимен җиткерү белән, олы яшьтәгеләр генә түгел, авыл яшьләренең дә теләк белән эшкә алынуы бик куанычлы булды, - ди Рамил Әхәт улы. - Дөресен генә әйткәндә, бу кабер турында ишеткән булсам да, аның төгәл урынын белми идем. Ярның өске ягына да әлеге кабернең кайдалыгын күрсәтүче табличка куелачак.

Бу кабергә күмелүчеләрнең төгәл кемнәр икәнен белүче юк. Башлаган эшне ахырына җиткерү нияте белән алар рухына нәзер корбаны чалына. Бу изге эшнең дә иганәчесе Рамил Кәримов. Авыл Советы җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларга корбан итеннән пылау, казанда шулпа пешерде.

Корбан итен балаларга да авыз иттерделәр. Ә авылның өлкәннәре каберлек янында дога укып, корбаннар рухына ирештерде. Һәркем үзенә йөкләнгәнне  башкарып, изге эшкә үз өлешен кертте. Чарага кунак булып кайткан Рушания Сәубанова да, чыгымнарны каплау өчен, булышу җаен тапкан. Барына да рәхмәт!

Илдәге вәзгыять сәбәпле, катнашучылар күп булмады чарада. Корбан шулпасын авыз иткәндә авылдашлар киләчәккә планнар турында да сөйләшергә җай таптылар. Картлар сөйләве буенча авылда изге урыннар тагын бар, аларны да төзекләндереп, белгән кадәр тарихларын яшьләргә җиткерергә дигән фикергә килделәр. Чишмәләрне ремонтлауны да планлаштырдылар авылдашлар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев