Туймәттә чишмә буе чистарган
Туймәт яшьләре быел да, матур гадәт буенча, Күкертле чишмә буен тәртипкә китергәннәр.
Егетләр һәм кызлар су чыганагы тирәсен чүп үләннәреннән, чүп-чардан арындырганнар, чишмәгә килә торган сукмак һәм басманы да төзәткәннәр, улакларын юганнар.
2012, 2013, 2014 елгы чыгарылыш класс укучылары Әрәмә тавы итәгеннән бәреп чыккан бу чишмә тирәсен һәр елны каникул вакытында тәртипкә салалар. Быел аларга авылның башка яшьләре дә кушылган, бу тирәләрне триммер белән үк чабып матурайтканнар.
Ильсияр Гатина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев