Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәтлеләрне яңа стела озата һәм каршы ала

Олы юлдан, Керкәле авылы ягыннан Туймәткә кергәндә хәзер зур, матур, эчтәлекле стела каршылый, авылдан юлга кузгалучыларны озатып кала.

Ул ерактан ук күренеп тора. 9 майда – Бөек Җиңү көнне авылдашлар монда җыелып, авылның тарихын искә төшереп, аны үзенә күрә тантаналы итеп ачтылар.

-Авылдашыбыз Роберт Фәссахов стеланы ясатуда ярдәм итәргә ышандыргач, аның эскизы турында уйлана башладык, төрле вариантларны карадык һәм уртак фикергә килеп берсенә тукталдык, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Стеладагы зур агач авылның үсешен күрсәтә, аның өстендә кояш нурларын сибә. Димәк, яшәү дәвам итә. Ә башаклар белән нефть качалкасы авылыбыздагы байлыкларны сурәтли. Шунда ук авылга нигез салынган ел да күрсәтелгән – 1778 (архив документларына нигезләнеп). Димәк, быел авылга 240 ел була.

Стеланың уртасына зур итеп “Туймәт” дип язылган, ә авылдан чыгып китү ягында “Хәерле юл!” теләнгән.

-Бу урын авылның элеккеге кыр капкасы кебек, кайтучыларны каршылап, китүчеләрне озатып торсын, - ди Роберт Харрас улы.

Әлеге эшнең төп чыгымнарын ул күтәргән. Шулай ук Кәримовлар, Фәссаховлар, Гыйматдиновлар, Абдуллиннар һәм Сәхаповлар гаиләләре дә эшне оештыруда башлап йөриләр, кем ничек ярдәм итә ала, шулай булыша. Стеланың нигезен ясаганда авыл яшьләре дә өлеш керткән.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев