Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәткә килгән төлкене кире җибәрмәгәннәр

Соңгы вакытларда Туймәт авылы урамнарында төлкеләрне еш очратырга була икән, хуҗасыз этләр дә күбәйгән. Җәнлекләр халыкның каз, үрдәк, тавыкларын да эләктергәлиләр, ди авыл халкы.

Бер төлке, көпә-көндез, авыл кырыендагы  йортка “ауга килгән”. Бер тавыкны эләктергән җәнлекне хуҗабикә күреп ала. Урман кунагы, кычкырган тавыштан куркып, авызындагы табышын ычкындыра һәм хуҗабикәгә таба килә башлый. Куркып калган хатын-кыз кулындагы эш коралы белән аны юк итә.

Төлкеләр күбәюе турында башка авылларда да ишетергә туры килә. Мондый очракта нишләргә? Әлеге сорауга район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рафик Дәүләтшин болай җавап бирде: “Соңгы алты елда районда котыру чире ачыкланганы юк. Шулай да, әгәр шикле кыргый җәнлек зыян салган очракта авыл җирлегенә яки безгә 2-51-70 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Без анализларны Казанга тикшерергә җибәрәбез.

Кыргый җәнлекләрдә котыру чире таралуны кисәтү максатында, алар күп йөри торган җирләргә – урман буйларына, кырларга вакцина куела. Без, аучылар белән берлектә, үткән ел 46 мең доза шундый вакцина клландык. Быел да,  март-апрельдә 40 мең доза вакцина кайтырга тиеш.

Кыргый этләр күбәйгән очракта, аларның киметү максатында, авыл җирлекләре заявкалары буенча махсус препаратлар кайтартабыз. Аларны авыл җирлекләре Советы үзләре сатып ала.

Хуҗасыз этләрне тоту максатында, район башкарма комитеты республикадан бирелгән акчаларга аучылар бригадасы да яллый, моны авыл җирлекләре башлыклары үзләре дә аучылар белән килешү төзеп эшли ала.  2019 елда 93 баш кыргый эт юк ителде. Үткән ел Бәркәтә һәм Чирмешән авыл җирлекләре бу эшне үз акчаларына да башкарды.”

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев