Туймәт әрәмәлегендә пирамида формасындагы тирәк тә үсә
Бу авылда яшәүче Равиль Хәлиуллин 20 еллап планлап йөргән хыялын тормышка ашыра - авыл башында, әрәмәлек кырыена мең төп агач утырттыра.
Бу кадәр агачларны утыртуда һәм тирәсен тотып алуда аңа авылдашлары булышкан. Агач үсентеләрен Шешминка, Шентала, Келәүле урманчылакларыннан, таныш-белешләре аша табыштыра Равиль, авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов та аңа йөзләгән төп чыршы һәм нарат үсентеләре алып кайтып бирә. Кыр ягына һәм яр кырыена аларны җидешәр рәт итеп утыртканнар. Биредә нарат, чыршы, каен, юкә, имән, хәтта пирамида формасындагы тирәкләр дә, алма агачлары да тамыр җибәрәчәк.
Равиль Хәлиуллин район электр челтәрләрендә эшли. Эштән кайтып, һәр көнне диярлек, яшь үсентеләргә су сибә. Ул моның өчен җиңел автомобиленең прицебына зур бак урнаштырган, шуңа су тутырып, рәт араларыннан йөреп агачларны сугара. Равиль инде бу үсентеләрнең үсеп зур булып шаулап утыруларын да күз алдына китерә.
Авылның әрәмәлегенә беренче агачларны 1966 елда утырталар. Нарат һәм чыршы үсентеләрен мәктәп укучылары тау астындагы чишмәдән су ташып сугара. Хәзер инде 50 еллык агачлар авылны төньяк җилләреннән саклый. Элек кыр ягындарак колхозның яшелчә бакчасы булган. Бакчада рәт-рәт утырган чияләр корып бетсә дә, алмагачлар әле дә авыл халкын җимешләре белән сөендерә. Авылның Сабан туе да шунда уза.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев