Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Тукайда яшәүче Нурмөхәммәтовлардан Нурлатка да банка-банка сөт алып китәләр

    Алар хуҗалыгында савылган куе, каймаклы сөтне хәтта Нурлатка да банка-банка алып китәләр. Тукай поселогында Нурмөхәммәтовлар йортын, гомумән, күпләр белә.

    Сәгыйть Салихҗан улы өчен иртә торуның бер кыенлыгы да юк. Колхоз рәисе дә булган елларында ук ул тынгысыз режимга күнегә.

    -Шөгыльсез тору чиргә генә сабыштыра, эшсез ничек көнеңне уздырмак кирәк, - ди якташыбыз. -Мал асрауның бернинди кыенлыгын күрмим. Әнә дәүләт тә, теләгең булса, әле алай, әле болай ярдәм күрсәтә. Үзебез дә, программага кереп, 400 мең сум күләмендә субсидия алдык. Аны тиз, мәшәкатьсез бирделәр. Әлеге акчага яңа абзар кордык, ике буаз таналы да булдык. Ике тайга да акча табылды.

    Күп мал асрагач, аларга районнан бушлай 1200 керамзит блок, 1 тонна цемент, агач материалы да биргәннәр.

    Нурмөхәммәтовлар малларының баш санын 16га ук җиткергәннәр, җидесе – савым сыерлары. Абзарларында тайларга, бозауларга да урын җитә.

    Сөт, ит сатудан керүче акча әлегә каралты-кураны зурайтуга тотыла. Сәгыйтьнең азык кухнясы да ясыйсы килә, абзарларын да киңәйтергә планнары бар. Поселокта алар иң күп эре мал тотучылар икән. Былтыр 18 тонна сөт сатканнар.

    -Сөтне йорт каршыннан алып китәләр, түләү буенча тоткарлык юк, акчаны карточкага гына күчерәләр, - ди моңа бик канәгать Сәгыйть Нурмөхәммәтов. –Бүген көнгә 50-60 килограмм, айга 1,5 тонна сөт тапшырабыз, аны авылдашлар да күп ала. Бар бит, мартта бозаулаган “Манька”быз үзе генә дә көненә уртача 25 килограмм сөт бирә.

    Аларның маллары аппетитлы: кышын 70 зур төргәктәге, 480 кечкенә, 20шәр килолы печәнне ялт иттереп куйганнар, бер КамАЗ фураж, ике машина чөгендер түбе ашап та сөт җыйганнар, көрәйгәннәр. Шунысы яхшы – печәнне дә, фуражны да үз участокларында үстерәләр. Быел 10 гектар пай җирләрендә люцерна Һәм азык катнашмасы орлыклары чәчкәннәр.

    Реклама

    Хуҗа белән янә азык турында сөйләшәбез. Малларына көненә  сигезәр чиләк азык катнашмасын пешереп бирүләрен белдем. Суны шланг белән агызалар, кышкы вакытта җылытып бирәләр.

    Тукайда сыер көтүе юк, сыерларны, бозауларны арканлап кына куялар. Киләчәктә бәлки электркөтүчеле дә булырбыз дип хыяллана Нурмөхәммәтовлар.

    Зоотехник белемле, зур практик тәҗрибәгә  ия Сәгыйть Салихҗан  улын эш технологиясенә өйрәтәсе түгел, автомат кебек, ул һәр көнне нәрсә эшлисен белә, программага салган кебек. Кирәксә, кирәкмәсә дә малларына укол кадамыйлар. Сыерларын каплату өчен үзләрендә үк үгез бар. Сыер саву аппаратлары яңа, төрелгән килеш диярлек, кул белән савалар. Аппаратны эшләтергә электр линиясендә көчәнеш түбәнлеге мөмкинлек бирми. Хәер, хуҗабикә Зөмәрә сыер саварга иренә торганнардан түгел, сөттән корт, катык, эремчек, май ясарга да иренми. Ул пешергән гөбәдияләрне дә мактый-мактый ашыйлар.

    Нурмөхәммәтовлар – оста умартачылар да, утыз ояга якын умарталары хуҗаларын тәмле балдан өзмиләр. Бакчаларында алмагачлар, груша агачлары, кура җиләге ел саен мул уңыш белән сөендерә.

    Кайчандыр, яшьрәк чагында дүрт ел Түбән Камада химия заводында эшләгән Сәгыйть Нурмөхәммәтов менә шулай туган Тукай поселогыннан да яхшы җир тапмаган.  Хәер, әти-әнисе янәшәдә генә тора, бер-берләренә ярдәм итешеп яшиләр. Поселоктагы иркенлек, матурлык тагын кайда бар?! Шәһәрдә бит үзеңне читлек эчендәге кебек тоясың, суларга һава җитми. Аннан соң шул да рәхәт, беркем комачауламый, йөдәтми, өстеңдә торып эшләтми. Хезмәтең үзең өчен.

    -Минем каядыр китеп ял итәсе дә килми, - ди Сәгыйть. - Иң яхшы ял – монда. Күршеләребез  әйбәт. Өч бала үстердек, инде икесе читтә, төпчеге яныбызда. Зур эшләрне бергә башкарабыз, сый-нигъмәт тә бөтенебезгә җитә. Үзебез әби-бабай нигезендә салган зур йортыбызда Зөмәрәнең әнисен дә тәрбиялибез. Ул Иске Кадидан, хәзер сәламәтлеге үзен-үзе карарга мөмкинлек бирми.

    35 ел элек гаилә корган Сәгыйть һәм Зөмәрә Нурмөхәммәтовлар шушы вакыйганы киләсе айда билгеләрләр. Ул көнне яңгыр гына яумасын иде, поселокның алар торучы урам очында юл начар. Кем белә, бәлки аны, матур гаиләгә сюрприз ясап, шомартып та куярлар. Ходай язса, озакка сузмыйча, яңа мунча да салып куярлар, ызбаларын да яңа түбәле итәрләр, тышлап куярлар. Ул эшләр планга кергән инде.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: