Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тукай поселогы ветераннары печәнне тыкрыкта чабып кына әзерлиләр

Хәзер авылларда капка төбендә үлән чабып та кышкылыкка печән запасы туплап була. Быел бигрәк тә.

Тукай поселогында яшәүче Гайнуллиннар өйләре янындагы тыкрыктан да абзарларына әллә ничаклы азык төяп керткәннәр. Бераз яңгырга эләксәләр дә, үләннәр туклыклылыгын югалтмыйча кипкән.

 

-Үзебезнең кечкенә Т-16 тракторы бар, - ди 82 яшьлек Рәфыйк абый. -Быел, дөрес, аның белән печәнгә ерак бармадык әле, ә башка елларда аңарда, чапкыч белән чабып, байтак үлән кайтардым. Печәнне сатып та алырга дип торабыз.

Бүген алар яши торган Тукайда берничә хуҗалыкта гына сыер тоталар икән.

-Олыгайсак та, сыер асрыйбыз, - ди элек колхозда гомер буе трактор йөрткән ветеран. -Мал асрауның мәшәкате күп шул. Яшь чак булса бер хәл. Хәер, хәзер яшьләр дә мал-туар карап җәфаланмый. Югыйсә азык әзерләү өчен бөтен мөмкинлек бар. Элек кенә ул хәттә урманда да үлән чабарга ярамады, я урманчы рөхсәт итми, я милиционер туктата. Колхоз кырларын әйтәсе дә юк.

Сыерны бетерербез инде дисәләр дә, Саимә һәм Рәфыйк Гайнуллиннар азык хәстәрләү мәшәкатьләрендә. Бик зур бакчаларында кабак һәм чөгендерне күп үстерәләр, алар яхшы тишелгәннәр, инде зур ук булганнар.

...Әле генә йорт тирәләрендә үлән теземнәрен әйләндереп йөрүче бу ветераннар, кем әйтмешли, минутлар эчентагын бер әрҗә печән төяп куйганнар. Алар буыны эшкә иренми инде.

 

-Балалар, алар бездә бишәү, кайтып, килеп булышмасалар, бакча эшләрен үзебез генә җиңдерә алмыйбыз, - диләр 60 елга якын бергә тату гомер итүче Гайнуллиннар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев