Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Түбән Камада һәлак булган биш яшьлек Еваны Яңа Элмәледә җирләделәр

Түбән Кама шәһәренә БПЛА очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә гомере өзелгән сабыйны Яңа Элмәле авылында җир куенына салдылар. Аның әбисе белән бабасы шушы авылда яши.

Симухиннар гаиләсенә олы хәсрәт шулай көтмәгәндә килде. Киев режимының вәхшиләрчә һөҗүме нәтиҗәсендә биш яшьлек Ева мәңгелеккә күзләрен йомды. Бүген аны әтисе Алексей Михайловичның туган авылына алып кайтып җирләделәр. Һәлак булган сабый Түбән Кама шәһәренең 37 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияләнгән. Аның әти-әнисе Алексей Михайлович һәм Надежда Леонидовна авылдагы “пропискадан“ да әле былтыр гына төшкәннәр. Евадан кала ике яшьлек Георгийны үстерүче әлеге гаиләнең хәсрәтләрен уртаклашырга бөтен авыл җыелды. 

Еваны озатырга бөтен авыл җыелды

Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты каршында оештырылган хушлашу митингында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов чыгыш ясап, бәлага тарыган Симухиннар гаиләсенең, аларның туганнарының район башлыгы Рамил Айбатов, халкыбыз исеменннән ачы хәсрәтләрен уртаклашты.
Еваны соңгы юлга озатырга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары  Александр Умников, Еваның бакчадагы тәрбияче апалары кайткан.

Хушлашу митингында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов чыгыш ясады

-Без аны бөтен күңелебез белән яраттык. Сөйкемле,  ярдәмчел, сәләтле кыз иде фәрештәдәй Евабыз. Кычкырып матур итеп көлүләрен, мәрхәмәтле, самими күзләрен бер онытмабыз. Аның безнең  балалар янына башка килеп кермәвен күз алдына китереп булмый. Урыны оҗмахта булсын сабыйның, -  диделәр Еваның тәрбиячеләре күз яшьләре аша.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның карары белән Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр иткән.
Һәлак булучыларның гаиләләренә 2 миллион сум түләячәкләр. Зыян күрүчеләр, алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап, 300 мең сумнан 600 мең сумга кадәр ярдәм алачак. Шулай ук милкен өлешчә яисә тулысынча югалткан кешеләргә дә түләүләр каралган.

Муниципалитет һЕваның гаиләсенә аерым ярдәм күрсәтәчәк

Муниципалитет һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган биш яшьлек кызның гаиләсенә аерым ярдәм күрсәтәчәк. Симухиннарга өстәмә рәвештә 1 миллион сум түләячәкләр.

Автор фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев