Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмир белән Лашман арасы яктыра

    Тиздән Лашман авылына таба борылыштан Әмиргә кадәр арада төнлә дә якты булачак.

    Биредә 800 метр арада юл буенча, баганалар утыртып, яктырткычлар урнаштырылды. 

    -Әлеге юл – региональ юл санала, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. -  Бу җирдә юл-транспорт һәлакәтләре еш була, шуңа да без “Главтатдортранс” учреждениесенә хатлар язган идек, ЮХИДИ бүлекчәсе дә аларга предписание юллады. Бу эш юл куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы буенча башкарыла.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: