Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тәүге җиңү

"Киләчәккә билет" исемле сочинениеләр конкурсында безнең район укучылары да җиңүчеләр арасында. Кадет мәктәбенең 10 класс укучысы Эдуард Миронов "Хезмәт кешесе образы - тормыш үрнәгендә" номинациясендә өченче урын иясе, ә Түбән Кармалка төп мәктәбенең 8 класс укучысы Татьяна Козынбаева "Минем киләчәктәге һөнәрем" номинациясендә лауреат булды. Җиңүчеләргә Казанда, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында...

"Киләчәккә билет" исемле сочинениеләр конкурсында безнең район укучылары да җиңүчеләр арасында.


Кадет мәктәбенең 10 класс укучысы Эдуард Миронов "Хезмәт кешесе образы - тормыш үрнәгендә" номинациясендә өченче урын иясе, ә Түбән Кармалка төп мәктәбенең 8 класс укучысы Татьяна Козынбаева "Минем киләчәктәге һөнәрем" номинациясендә лауреат булды. Җиңүчеләргә Казанда, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган "Лицейлылар балы"нда Диплом һәм сертификатлар тапшырдылар.

Мондый конкурсны эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен оештыра. Тик әлегәчә безнең укучыларның анда призлы урыннар яулаганы юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Киләчәккә билет” исемле сочинениеләр конкурсы