Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Түбән Кәминкәдән алты балалы Гыйрфановлар гаиләсе дәүләт кайгыртуында

Быел районда 24 социаль контракт төзелгән, шуларның 10сы 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр белән. Әлеге ярдәм кысаларында 9 кеше эшкә урнаштырылган, 5 кеше район мәшгульлек үзәгенә эшсез буларак исәпкә куелган.

«Демография» - Татарстан Республикасында актив тормышка ашырылучы милли проектларның берсе. Аның максаты – халык санының тотрыклы  артуын тәэмин итү, шулай ук, сәламәт булып яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китемен киметү.

5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләрдә айлык керем, барлык гаилә членнарына да бүлеп исәпләгәндә, яшәү минимумыннан түбән булганда ярдәм каралган. Аларның керемнәрен яшәү минимумына җиткерәләр. Социаль контракт буенча эшкә урнашучыларга да социаль ярдәм бүлеге аша ай саен акча түләнә. Эшсез буларак исәптә торучыга да бер тапкыр ярдәм була.

Түбән Кәминкә авылыннан Татьяна һәм Илшат Гыйрфановлар да дәүләт ярдәме алганнар. Гаиләдәге 6 баланың 5се балигъ түгел әле. Икесе – мәктәптә, өч кечкенәләре балалар бакчасына йөри. Олы уллары Чирмешән аграр техникумында 3 нче курста белем ала. Язгы чәчү вакытында тракторга утырган. Гаилә башлыгы “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә – тракторчы, Татьяна шул ук хуҗалыкта сыер сава.

-Район социаль ярдәм бүлегендә эшләүче кызлар бик ачыклар, безгә гел ярдәм итеп торалар, рәхмәт. Социаль контракт турында да шалтыратып, нинди документлар кирәклеген әйттеләр, мин тиз арада аларны әзерләп, илтеп тапшырдым, - ди Татьяна Викторовна. - Ай саен акча килеп тора, әле әзрәк запс та туплый алдым, безнең зур булмаган хезмәт хакына тормыш алып баруы авыррак иде.  Аларны мәктәпкә әзерләгәндә дә социаль ярдәм бүлегенең ярдәмен тоябыз. Дәүләт ярдәм итеп торганда бала үстерүнең авырлыгы юк.

Авыл җирендә балалар үзләре дә  эшкә өйрәнеп үсә, йорт эшләрендә булышалар. Гыйрфановларның хуҗалыклары зур, дүрт сыерлары бар, озакламый таналары да бозаулый, яңа туган теше бозауларын да сыер итмәкчеләр. Сөт сатып та гаилә бюджетын баеталар, зур гаиләгә сөте, ите дә күп кирәк бит.

Фото: Гыйрфановларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев