Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә яшәүче Хөснуллиннар 21 баш эре мал асрый

Түбән Кәминкәдә яшәүче Миләүшә һәм Габбас Хөснуллиннар 110 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр, бөртекле культуралар да үстерәләр. Печәне, фуражы үзләренең күп санлы малларына да җитә, хуҗалыкларга сатарга да арта.

Аларның йортлары ук аерылып тора. Зур, зәвыклы, заманча эшләнгән, бакчалары матур койма белән тотып алынган. Өй каршындагы тракторларының  берсе яңа булуы күзгә ташланды.

Хөснуллиннар дүрт ел элек мини-ферма булдырып, сыерлар санын унга җиткергәннәр. Алардан тыш, бозаулар да асрыйлар, гомумән алганда, хуҗалыкларында 21 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

– Республика  тәкъдим  иткән программадан файдаланып, абзар төзү өчен 200 мең сум субсидия алдык, - ди гаилә башлыгы Габбас Мингаяз улы. – Элек тә 2-3 баш сыер асрый идек, аннан соң аларның санын арттырдык. Районнан бушлай саву аппараты бирделәр. Савылган сөтне авылдан сөт җыючы иртә – кич алып китә, әлегә бездән көненә 50 килограмм.  Ай саен акчасын бирә, соңгы вакытта уртача 22 мең сум чыга. Дөрес, җәй көне сөт бәясен арзанайталар шул.

Сыерларның дүртесе бозауларга тиеш. Мал санын киметергә уйламыйбыз, токымнарын яңартырга, сөтлеләрне алырга исәп. Дүрт берәмлек техникам бар. Быел гына өр-яңа трактор алып кайттым - Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша ташламалы кредит белән. Малларга печәнне үзебез әзерлибез, әле сатарга да, пайлар өчен түләргә дә  кала. Сау-сәламәт булганда, бар эшне гаилә белән башкарганда, бер авырлыгы да юк. Авыл җирендә җитеш тормыш белән гомер итәргә теләсәң, күп итеп мал-туар асрарга кирәк.

-Мал асрау җиңел түгел, ансат кына йорт калдырып чыгып та китеп булмый. Бер карасаң, ник азапланырга, кибеттән дә бөтен нәрсәне сатып алырга мөмкин. Кирәкме соң сыер асрау?

-Без бит авылда үскән кешеләр. Шуңа да мин үзем авыл тормышын, йортны малсыз күз алдына китерә алмыйм. Терлек асрау канга сеңгән бит ул, - ди якташыбыз. – Терлек – сөт кенә дигән сүз түгел, бозауларны иткә  дә асрыйбыз. Әле менә Лашмандагы сугым цехыннан кайттык кына. Сүз уңаеннан, мондый цех булуы бик әйбәт. Күпме мәшәкатьтән коткара, малны итеп бирәсең дә, итен алып кайтасың.

Казанда ветеринария институтында белем алган Габбас Хөснуллин шәһәрдә калмаган. Авыл җирендә ветеринарга эш бар, ул берничә авылга хезмәт күрсәтә. Көн саен диярлек участогын әйләнеп чыгарга туры килә.

-Ничек барысына да җитешәсез. Иртә торырга туры киләдер? - дим аңа.

-Без шундый тормышка өйрәнгәндер инде. Иртәнге сәгать биштә торабыз. Менә көтү чыга башласа, иртәрәк тә уянырга туры киләчәк.

Хөснуллиннар ике кыз үстерәләр. Олысы мәктәпне тәмамлаган, Казанда укый. Төпчекләре Гөлназ Бәркәтә мәктәбендә 9 нчы сыйныфта белем ала, җырларга ярата, “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулаган. Ул әти-әнисенең дә беренче ярдәмчесе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев