Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Суган алырга иртәрәк", - диләр Түбән Кәминкәдә яшәүче Гыйрфановлар

Әле генә суган утырткан идек, инде уңышын җыяр вакыт та җитеп килә. Суганны кайчан йолкырга була, аның өлгергәнен ничек белергә? Бу сорау белән тәҗрибәле суган үстерүче, Түбән Кәминкә килене Рабига Гыйрфановага мөрәҗәгать иттем.

-Элек, бакча тутырып, ашый торган суган утыртсак, хәзер аны үзебез өчен генә үстерәбез, - ди бакчачы. - Инде орлык суганы үстерү буенча тәҗрибә тупладык дисәк тә була. Бер атна - ун көннән орлык суганын йолкырга планлап торабыз, әле өлгереп җитмәгән. Аның өлгергәнен белү өчен, сабагы корып егыла башлагач, йолкып карыйбыз. Суганның кабыгы төсен үзгәрткәч, аларны йолкып рәтләргә салабыз. Ул шунда берничә көн кибә. Аннан соң гаиләбез белән бергәләп бәйлибез. Бәйләмнәрне ышык, җил йөри торган урынга элеп куябыз, тик аларга туры кояш нурлары төшмәскә тиеш.

Бәйләмнәрне август ахырына кадәр шунда  киптерәләр һәм нык картон тартмаларга тутырып сәндерәләргә тезәләр. Суганны язга кадәр кузгатмыйлар. Киләсе ел уңышын өйгә кертү өчен дә уңайлы һава торышы кирәк. Суган өйгә кергәч тирләмәсен өчен, суганчылар җылы, кояшлы көн сайлыйлар.

-Яхшы суган үстерү өчен, орлыкның дөрес саклануы мөһим, - ди Рабига. - Бу эшләргә мин каенанам Асиядән өйрәндем, әле дә алар белән киңәшеп эшлибез.

Гыйрфановлар быел бер килограмм 500 грамм кара орлык чәчкәннәр, үткән ел - ике килограмм ук. Яз көне аны сатып 27 мең сум акча эшләгәннәр.

-Быел орлык суганы авыррак урнашты, шуңа  мәйданны бераз кечерәйттек, - ди суганчы. - Уңыш яхшы булырга охшап тора. Кара орлыкны 6 апрельдә үк туфракка күмдердек, аннан соң суыклар да булып алды бит әле. Тик бу салкыннар кара орлыкка зыян салмый, алар язгы дым белән шытып калалар.

Башлы суган - ашый торган суган әле егыла гына башлаган, аны җыярга август урталарында керешергә планлыйлар. Бу суган җирдә озаграк торган саен ныгый гына диләр тәҗрибәле суган үстерүчеләр.

-Сабагы егыла башлагач, суган үсә генә. Төбеннән сабагы йомшаргач кына суганны йолкырга мөмкин, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты бакчачы. - Эре суганны да йолкып берничә көн киптерәбе, шуннан соң, тундырукка (кара орлык ясау өчен) утыртырга дигәннәрен аралап, үрәбез, ә ашарга дигәннәрен кисеп, ышык, коры урынга салабыз.

Эре суганны, сату өчен, күпләп үстергәндә бу эшкә иртәрәк тотынганнар, хәзер бу төр продукциягә сорау юк.

Ә менә сарымсак өлгергән, аны җыяр вакыт җиткән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев