Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә юллар шомара

“Татавтодор”ның райондагы юл участогы эшчеләре Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә авыллары урамнарын шомарта.

-Кара Чишмәдә Титов урамында юлның аслыгын әзерләп бетерделәр, 300 метрлы урамга вак таш түшисе генә калды. - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Кара Чишмәдә тагын биш урамны шомартасы кала.

Түбән Кәминкәдә эш күләмлерәк, алай да, бер километрдан озынрак Елга аръягы (Заречная) урамы халкы юллы булачак. Биредә куәтле техникалар юл аслыгын ныгыталар, аннан соң вак таш түшәячәкләр. Бу авылда башка урамнарда юл проблемасы юк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X