Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә хатын-кызлар Сабан туена сөлгеләр җыйдылар

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары үзләре чиккән алъяпкычларны киеп, яулыкларын бәйләп, гармун уйнап, җигүле атлар белән авыл урамнарыннан уздылар – Сабан туена бүләкләр җыйдылар.

Бүләкләрнең иң затлылары – чигүле килен сөлгеләре. Үткән ел Түбән Кәминкәдә ике йортка өч килен төшкән. Былтыр Рамил һәм Кәримә Шакировларның ике уллары да гаилә корган, Нияз һәм Сания Гайнуллиннарның да гаиләләре ишәйгән.

Авыл халкы бүләккә яулыклар да, сөлгеләр дә биргәннәр.

Ләйсән Замалетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев