Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә 1966 елда чыккан район газетасына “ябырылдылар”

Узган гасырның 60, 70, 80 нче елларында чыккан район газетасы төпләнмәләренә тәмам “ябырылдылар” Түбән Кәминкәдәге аккалфаклылар. Аның һәр битен, һәр санын энә күзеннән үткәрде алар.

-Кызлар, карагыз әле, Мөхтәрәмә апа турында язганнар, - диде бер аккалфаклы - акушер, данлыклы авылдашлары - “кендек әбисе” Мөхтәрәмә Вәлиева хакында 1975 елда чыккан язманы күрсәтеп. Укытучы Бибинур Сәгъдиева  язмалары да күп. Авылдашлары Фәсыйх бабай Гафиев хакында еш язганнар, “Татарстан” колхозы уңганнары да макталган.

 

-Кызлар мәрхүм әтинең фотосын табып күрсәттеләр, әллә ничек булып китте, күңел булды:  Мәхмүт Насыйбуллин – заманында колхозда алдынгы шофер.1966 елда чыккан фото, бер дә күргәнем юк иде, ни генә юк икән газетада! - ди иң өлкән аккалфаклы, 68 яшьлек Халидә Бариева.

Район газетасы хезмәткәрләренең Түбән Кәминкә авылы “аккалфаклары” – газета укучылар белән очрашуы менә шулай җанлы, тарих битләрен актарудан, фикер алышулардан башланып китте. Алар барысы да район газетасын яратып укыйлар икән.

Бүген Түбән Кәминкәдә “Безнең Чирмешән”не 100 йортта алдыралар, киләсе елның беренче яртысына әлегә 80 заказ карточкасы тутырылган.

-Газетаны 85 яшьлек каенанам  яздыра. Берсендә шулай оныткан язылырга, почтадагыларга: “Кызлар, Алладан яхшы түгел, газетасыз калдык бит, зинһар, языгыз”, дип әйтә икән, - ди  Кәримә Шакирова. - Район газетасы элек “Трактор” дип аталган. Аның бер номеры бездә саклана әле, мәрхүм әтинең папкасыннан килеп чыкты.

Кайбер авылларда бүген газеталарны вакытында таратылмавына зарланалар.  Ә монда андый сүзнең булганы да юк, электән шулай.

-Хат ташучыбыз Сәгадәт Мостафина бик өлгер, почтаны сәгате-минуты белән китерә. Авылны көнгә өчәр мәртәбә дә әйләнеп чыгарга мөмкин. Почта бүлекчәсе начальнигы Нәфисә Идиатуллинадан да бик уңдык, - ди аккалфаклыларның баянчысы Әмир Гарифуллин.

Әйе, аккалфаклыларның үз баянчылары да бар. Артистлар, җырчылар бит алар. Әллә кайларга барып, бәйгеләрдә чыгыш ясаучы артистлар.

-Берсендә Казанга экскурсиягә бардык. Урамда узып баручылар милли киемнәребезне күреп, хәтта чит ил кешеләре  дә безнең белән фотоларга төштеләр. Машиналар кычкыртып үтте, кызык булды инде бу, - диләр кызлар.

Бүген Түбән Кәминкәдәге “Ак калфак” оешмасына 19 хатын-кыз йөри. Араларында төрле яшьтәгеләр бар. Тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, бәйрәмнәр үткәрәләр, “Каз өмәләре”ндә катнашалар, кич утыралар. Былтыр бөтен районны шаккатырып сөлге дә җыйдылар әле.

-“Әй” дип кычкыру җитә, момент җыелабыз, ватсапта үз группабыз бар, шунда гына язабыз, - диләр.

Безнең авылдашларны иң борчынганы – юл, ул бик начар, шул турыда языгыз әле, җитәкчеләр сезне укый бит, - дип безгә “наказ” да бирделәр.

Заречная урамына да юл кирәк. Ә Чирмешәнгә автобус җибәрүләре бик яхшы, анысы өчен рәхмәт әйттеләр.

-Мин район газетасын ахыргы битеннән укый башлыйм, кемнәр “киткән”, кемнәр туган? Аннан беренче битләрдәге кыска хәбәрләрне карыйм, аннан соң гына иркенләп уртанчы битләргә күчәм, - ди  Фәридә Вәлиуллина. – Намаз вакытларын бирүегез яхшы. Хәбәрләр дә күп җыясыз. Әле соңгы вакытта бакчачы киңәшләре чыккалады. Файдаландык, алар ешрак булсын иде. Кешеләр турында күбрәк языгыз.

Район газетасын киләсе елның беренче яртыеллыгында алдыру өчен язылу кампаниясе дәвам итә. Бу хакта, зинһар, онытып җибәрмәгез, вакыт бара.

Реклама хокукында

 

 -Безнең авылда газета белән бәйле бер мәзәк тә яши әле, элегрәк бер әбине газетага язганнар икән дә, моны укыгач, ул: “Это что, бу нәрсә – Хөснуллина Хөҗәстә” дип әйткән ди, - дип  шаяртты  Хәлимә Гайнуллина.

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты китапханәсендә узган очрашу бик күңелле үтте. Бер зар-моң ишетмәссең, киресенчә, йөзләре балкып тора,  алардан үзебез өчен уңай энергетика гына алдык аккалфаклылардан.

-Рәхмәт безнең белән очрашуга килүгезгә, шундый булганыгыз өчен. Сез авыл кешеләрен  яхшырак беләсез. Хәбәрләрне, авыл кешеләре турында үзегез дә безгә языгыз, рәхәтләнеп бастырырбыз, башкалар  да укыр, - диде газетаның баш редакторы Кадыйр Гомәров.

фото: Марат Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина

"Безнең Чирмешән" газетасы журналистлары - Түбән Кәминкәдә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев