Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә җирлегендә гаилә фермалары унөчкә җиткән

Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар сөт җыючыларга һәр көнне уртача шулкадәр сөт сата.

Җирлектәге Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 227 баш савым сыеры асрыйлар, аларның баш саны кимеми.

-Бездә 13 гаилә фермасы исәпләнә, - ди җирлек башлыгы Рәдиф Халиков. –Быел тагын берничә шундый ферма булдырырга теләүчеләр бар. Җирлектә иң күп сыер – 17 баш – Рәсыйх Шәфыйковларда асрала.

Быел Түбән Кәминкә җирлегендә яшәүчеләр әлегә сөт сатудан гына да 2 миллион сумга якын керем алганнар, ә 2019 елда – 9 миллион 700 мең сум. Акча түләү ягыннан проблемалар юк.

Сүз уңаеннан. Быел Кара Чишмәдә сыерларны электркөтүче көтәргә тиеш. Аны алып кайтканнар, җиһазлауга да керешкәннәр.

Бу көннәрдә Чирмешән районындагы шәхси хуҗалыклардан тулаем 11 тонна, ягъни узган елдагы шушы чордагыдан да 1 тоннага күбрәк сөт җыела. Бер килограмм сөтне сатып алу бәясе 23 сум.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев