Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка кызы “Агродозор” яшь агрономнар мәктәбеннән бүләк алган

Түбән Кармалка мәктәбенең 8 класс укучысы Олеся Зайцева Бөтенроссия фитопатология фәнни-тикшеренү институты каршындагы “Агродозор” яшь агрономнар мәктәбендә дистанцион рәвештә бер ел укыган.

-Олесяның бу мәктәпкә кабул ителүе очраклы, дисәң дә була, - ди җитәкчесе Елена Чернышова. -  2019 елда, ул әле 6 сыйныфта гына укый иде, Казан аграр университеты оештырган бәйгедә катнашып, “Агрозащита” номинациясендә беренче урын алды. Шуннан соң аны “автомат рәвештә” Мәскәүдәге әлеге мәктәпкә кабул иттеләр.

Ел дәвамында укучылар дистанцион рәвештә лекцияләр тыңлаганнар, контроль эшләр башкарганнар, җәй көне мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм үзләренең бакчаларында практик дәресләрдә алган белемнәрен ныгытканнар һәм лаборатор эш башкарганнар, мәктәптә уку сезоны тәмамланганда проект эшләре конкурсы уздырганнар.

Олеся бәрәңге үстерү серләре буенча проект яклаган. Комиссия аның эшен яхшы бәяләгән. Якташыбызга беренче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырганнар, җитәкчесе Елена Чернышова “Агродозор” яшь агрономнар мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен агрономия өлкәсендә өстәмә белем һәм һөнәри юнәлеш бирү программасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бүләкләрне аларга почта аша җибәргәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев