Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка җирлегендә мәктәпләргә ремонт кирәк

Түбән Кармалка җирлегендә яшәүчеләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче төрле программаларда катнашмыйлар диярлек. Маллар саны елдан-ел кими, сыер асраучы гаиләләр ике дистә чамасы гына. Бу хакта җирлектә үткән җыенда да сүз булды.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди генә ярдәм күрсәтелми: сыер, тана, хәтта чебеш алсаң да чыгымнарыңның бер өлешен каплыйлар. Монда таныш-белешлек, бернинди блат та кирәкми – теләгең генә булсын. Бер безнең районда гына да соңгы дүрт елда сөтчелек юнәлешендәге кече ферма төзүче 103 гаиләгә 18 миллион 720 мең сум субсидия акчасы бирелгән. Моңа кадәр мини ферма булдырырга теләүчеләр 200 мең сум күләмендә субсидия алсалар, 2019 елда бу сумма – 400 мең, ә микро фермалар буенча моңа кадәрге 120 меңнән 200 мең сум ук булачак. Кече ферма төзүчеләргә район 2 мең данә керамзит блоклар, 1 тонна цемент, 5 кубометр пила материалын бушлай гына бирә. Ал, куллан, акча эшлә!

Билгеле, субсидия алу өчен, закон таләп иткәнчә, тиешле документлар тутырырга, моны вакытында эшләргә, акчаны урынлы кулланырга кирәк. Бюджет акчасына алынучы таналарны да кая телим, шунда урнаштырам – юк...

Сүз уңаенда, товарлы тана алучыларга, бер башка исәпләгәндә республика – 15, нәселлеләренә – 20 мең (2019 елда – 30 мең), ә район 10 мең сум акча бирә, чыгымнарның бер өлешен шулай каплый.

Түбән Кармалкада узган җыенда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, субсидияләр алу буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.

-Соңгы елларда авылларда тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту буенча күп эшләнә, - ди авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин. -Урамнар якты. Чумачкада яңа клуб өлгерә. Ниһаять, район җитәкчелеге ярдәме белән грант акчасына МТЗ тракторы, аңа тагылма агрегатлар алдык, шуңа кышын урам юлларын кардан чистарту җиңеләйде. Әмма юлларыбыз ремонт сорый, әйтик, Югары Кармалкада – Нагорная һәм Совет, Чумачкада Пушкин һәм Совет урамнарында язын-көзен бик пычрак, йөрү уңайсыз.

Халыкның да сораулары бар иде. 30 ел элек төзелгән Югары Кармалка мәктәбе котельные түбәсеннән су үтә икән, стеналары да уала башлаган, мәктәп бинасы үзе дә ремонт сорый. Түбән Кармалкада да шул ук хәл – бинаның эчен дә, тышын да ремонтларга вакыт җиткән, монда җылылык та нормага туры килми. Җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, якын арада ук, капиталь ремонт программасына керү авыррак, әмма бу эшне нефтьчеләр аша башкаруга өмет бар, диде.

Түбән Кармалка чиркәвен, аның тирәсен төзекләндерү хакында узган елларда да сүз кузгатканнар иде. Үзгәреш кенә юк.

Чирмешәннән Бәркәтәгә кадәр йөрүче маршрут автобусын Чумачкага кадәр җибәреп булмыймы, икенче рейсны соңрак вакытка күчерсәләр иде, диючеләрнең сорауларын да өйрәнергә ышандырдылар. Пай өчен түләү, юллар ремонтлау, чистартуга, үзсалым акчаларын куллануга кагылышлы башка мөрәҗәгатьләр дә игътибарга алынды. Җыен бит инде, бу чарада күпчелекне борчый торган мәсьәләләр турында сөйләшәләр, фикер алышалар, эшне яхшырту өчен тәкъдимнәр җиткерәләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев