Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе матбугатка язылу буенча быел да алда

Район буенча матбугатка яздыру планы әлегә 7 процентка үтәлгән, барлыгы 870 данә газета-журналга заказ карточкалары тутырылган. Халык район газетасына өстенлек бирә, барлык заказларның 440сы районкага.

2019 елның беренче яртысына матбугатка яздыру компаниясе башланганга бер айдан артык вакыт узды. 4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр абунәчеләр матбугат басмаларына квитанцияләрне ташламалы бәяләрдән тутыра, декада барышында элемтә бүлекчәләренә ешрак мөрәҗәгать итәләр.

Быел да бу өлкәдә Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе алда бара, монда планны 23 процентка үтәгәннәр дә. Ульяновка (18 процент), Кармыш (18), Казанка (15), Иске Элмәле (14), Иске Котыш (13) элемтә бүлекчәләрендә дә заказ карточкалары тутыручылар күп. Ә менә Лашман, Утыз Имән, Иске Кади элемтә бүлекчәләрендә газета-журналларга әлегә санаулы кешеләр генә язылган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев