Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайдан Хөснетдиновларга иганәчеләр булышты

Түбән Чегодай авылыннан Светлана Хөснетдинова гаиләсе, иганәчеләр ярдәме белән, дәвалану өчен, кызы Диләрәгә, бик кирәкле электростимуляторлы булдылар. Бу электр җиһазын алу  чыгымнарын Чирмешән мәчете каршындагы “Нур”хәйрия фонды һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова күтәргән.

-Район инвалидлар оешмасына һәм иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Бу җиһаз безгә бик кирәк иде, тик аңа акча җиткерә алмадык, - диде Светлана Хөснетдинова. – Врачлар тәкъдим иткән стимуляторны мин Интернет челтәре аша эзләп таптым, аннан соң район инвалидлар җәмгыяте аны заказ биреп, почта аша кайтартты, иганәчеләрне дә алар тапты. Хәзер инде кызымның терелүенә ышанычым тагын да артты.

Светлана ялгызы өч бала үстерә. Улы  17 яшь, ә игезәк кызларга сентябрьдә 4 яшь тула - Динара белән Диләрә Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасына йөриләр.

Диләрә инде өч операция кичергән, беренчесен аңа туганның икенче көнендә үк ясаганнар.

-Аллага шөкер, соңгы операциягә дә елдан артык вакыт узды, - диде кызларның әнисе. – Даими рәвештә, Казанга врачка йөрибез. Диләрә еш авыргач, үзем эшкә урнаша алмыйм. Безнең кайгыны үзләренеке кебек кабул итеп, ярдәм кулы сузучыларга бик зур рәхмәт.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X