Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайдан Дәүләтшиннар өченче балаларына 100 мең сум акча алганнар

Соңгы елларда авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә игътибар артты. Быел районда биш гаилә дәүләттән өстәмә түләү алган. Шуларның дүртесе беренче балаларын тапкан, берсе – өченчесен.

Бу ярдәмне алу өчен хатын кызның кимендә өч ел авылда торуы шарт. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала.

Түбән Чегодай авылында яшәүче Вера һәм Фәнил Дәүләтшиннар гаиләсендә өч бала үсә. Аларның өченчеләре Кәрим 18 февральдә туган. Әни кешегә 27 яшь. Бу гаилә нәкъ шул категориягә эләккән.

-Кәримгә айлык пособие алу өчен документлар тапшырырга социаль яклау бүлегенә баргач, безнең өстәмә түләү дә алырга мөмкинлегебез барлыгын әйттеләр, - ди Вера Сергеевна. - Шунда ук гариза тапшырып кайттык. Апрель аенда 100 мең сум акча күчерделәр.

Дәүләтшиннар үткән елның октябрендә йорт сатып алганнар, әлеге ярдәмгә шул өйләрен тышларга җыеналар.

-Безне кайгырткан хөкүмәтебезгә рәхмәт. Балалар - безнең өчен бәхет. Аларны сау-сәламәт үстерергә язсын, - ди өч бала анасы.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев