Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайда яшәүче Бәдретдиновлар йорт яннарында фонтан ясарга хыялланалар

Алар бик иртә торалар. Барысы унөч баш эре һәм кечкенә малны көтүгә куасы, озатасы бит. Дүрт сыер савалар. Озакламый тагын дүрт тана сыер булачак. Сыерлары, таналары кысыр калмый, чөнки үзләре үгез тота.

-Мал тотып баеп булмый хәзер, әмма, бер тотынгач, бу шөгыльне ташлый алмыйбыз. Хәзер бит, пенсиягә чыккач, озак йокламыйбыз, үзеннән-үзе иртә уяныла, - ди Габделхак Бәдретдинов.

Түбән Чегодайда яшәүче Бәдретдиновларның йорты иркенлектә, “утрауда“ урнашкан. 200 мең субсидия алып, абзарларын зурайтканнар, яңартканнар. Унөч баш эре мөгезле терлек янында алтмышлап сарык та көрәя.

-Бөтен эшне “алдарга“ тырышабыз, техника көченә таянабыз, - ди Габделхак абый. -Әллә ничә тракторыбыз бар. Барысын да, алар яңа түгел иде, үзем төзәтеп, йөрерлек ясадым. Кайсы җир казый, кайсы эттерә, төйи, печән чаба, җыя торган. Яшь чакта печәнне кул чалгысы белән чабып, мотоциклга төяп нужаландык. Их, мин әйтәм, бу эшләрне трактор ярдәмендә башкарсаң иде дип хыялландым. Хәзер, 15 гектар пай җиребез бар, анда кышны иркенләп чыгарлык печән әзерлибез. Үләннәрне үзем чабам, махсус арба-җыйгычка җыям. Хәтта үләнне тезмәгә дә трактор белән генә күтәрәбез.

Бәдретдиновларның малларына рәхәт инде: чөгендердән, кабактан өзмиләр. Зур бер бакчада чөгендерне елгадан су сибеп үстерәләр.

-Мин, чәчәр алдыннан, көздән сөрелгән чөгендер җирен бик яхшылап йомшартам, катоклыйм, тип-тигез итәм, аннары заводта эшләнгән чәчкеч -“велосипед“ белән орлыклар төшерәм дә, кабат каток йөртәм. Үсентеләр баш төртүгә елгадан су агызып сиптерәм. Рәт арасын йомшартып чыгам. Бәрәңгенең рәт арасыннан да тар, мотоблокка тагылган тар культиватор белән икешәр тапкыр үтәм, - ди стажлы малчы, бакчачы.

Габделхак һәм Рузалия Бәдретдиновалар ел саен икешәр машина кабак үстерәләр. Аларны кыш уртасына кадәр улакларга салалар. Җылытылган аерым абзарда кабаклары беркайчан да өшеми. Шундагы бик зур базга ике машина чөгендер төшереп куялар. Өч фазалы ваклагыч чөгендерне минутлар эчендә турап чыгара. Алар абзарларына суүткәргеч тә сузганнар.

Сүз уңаеннан. Быел Түбән Чегодайда да эре малларны электр көтүче саклый. Бу яңалык турында шатланып сөйлиләр, зур мәшәкатьтән котылдык, диләр.

Көннәре мәшәкатьле булса да, Бәдретдиновлар йорты янында аллы-гөлле чәчәкләргә дә тәрбия бар. Бу яктан Рузалия иренми.

-Ходай язса, ял итә торган беседкабыз каршындарак кечерәк кенә фонтан да ясап куярга хыялланам. Хатыныма бүләк кебек булыр ул, - ди Габделхак Әхәт улы. -Нәрсәдер эшли башласам, белеп бетермәсәм, Интернетка кереп киңәш сорыйм һәм табам да. Анда файдалы киңәшләр күп.

Габделхак абзыйлар абзарлары янәшәсендәге кечкенә тракторга да күз төште, бу техниканы -“Владимерец“ны тимер-томыр ватыклары тапшырган акчага алганнар икән. -Металлолом күп җыелган иде, тикшерүче экологлар да булышты, дип елмая хуҗа кеше.

Бер сәгать чамасы сөйләшү дәвамында Габделхак Бәдретдиновтан ник бер зарлану сүзе ишетим. Бар бит авылларыбызда шундый уңган, төпле кешеләр. Бер карасаң, шул ук Бәдретдиновларның тормышы корылган, җитеш. Аларның бит йортлары да үзенчәлекле: тыштан кирпеч, эчтән шлак тутырып күтәрелгән, җылытылган. Үзенең шәхси краны булган Габделхак Әхәт улына заявкалар да килеп тора.

-Үзем техникада эшләгәч, балаларны сирәк борчыйбыз, - ди Бәдретдинов. -Аларның үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Зур эшләрдә, рәхмәт, булышалар инде. Шунысы гына начар, олыгайдык. Яшьрәк чак булса әле тагын әллә нәрсәләр эшләр идек.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев