Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай халкы чишмә буен җыештырган, башкалар пычратып киткән

Түбән Чегодай авылында өмә ясап, “Игезәкләр” чишмәсе территориясен тәртипкә китергәннәр: чүп-чарны җыештырганнар, үләннәрне чапканнар.

-Безнең авыл халкы бик тату. Узган елны җыелышып, зират коймасын буяп чыктык, быел мәчет коймаларының буяуларын яңарттык. Авылыбызның бизәге булган чишмә юлын да онытмыйбыз, яз - көз биредә өмәләр оештырабыз. Күптән түгел генә авылдашлар белән чишмә тирәсен тагын матурладык, - ди Лилия Хожаева.

 

Авыл халкы тырышкан, вакытларын кызганмаганнар, шимбә көнне җыелышканнар. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты да үз өлешен керткән, триммерлар өчен бензин китергән. Авылдашлары Гөлсирә Әхмәтшина өмәчеләрне пылау пешереп сыйлаган. Игелекле эштән авыл халкы да канәгать булып таралышкан.

Ләкин икенче көнне үк түбәнчегодайлыларның кәефләрен төшергәннәр.

-Кич белән чишмә буена кара “Джип” килеп туктады, - диде Түбән Чегодай авылында яшәүче Рәмилә Дәүләтшина. – Табигатьтә ял итәргә килгәннәр. Ярар, ял итсеннәр, ләкин артларыннан җыеп китсеннәр иде. Кунаклар бөтен чүп-чарларын чишмә тирәсенә ташлап калдырганнар. Йөрәк әрнеде, шулкадәр оятсыз кешеләр бар икән.

Кызганыч, әмма мондый күренешләр башка авылларда да булып тора. Кемдер чишмә, буа буйларын җыештыра, башкалар килеп, күңел ачып,  пычратып китә.

Надежда Гомәрова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X