Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстанның Әфган инвалидлары оешмасы президенты Туймәттә булды

Әфганчылар элемтәләрен, дуслыкларын дистә еллардан соң да югалтмый. Алар ничек булса да, сәбәп һәм мөмкинлек табып бергә очрашалар.

ТР Әфган инвалидлары оешмасы президенты Вячеслав Самков якташыбыз, әфганчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рамил Сәгыйровлар гаиләсендә кунакта булып китте.

Әфганчыларның Казанда  күрешкәннәре булса да, бу очрашу көтмәгәндә генә килеп чыга. Кыска гына арада да, байтак хәтирәләрне яңартырга өлгерәләр егет килеш ут эченә кергән ир-атлар. Бу хәрби хәрәкәтләр алар йөрәгендә мәңгегә урын алган. Казан кунагы шундый батыр ул үстергән Әкълимә апага да тирән рәхмәтләрен җиткерә.

Вячеслав Владимирович Ульяновка авылыннан хезмәттәше Андрей Михайлов (бүген инде Мәскәүдә яши) белән Чирмешәннең мемориаль үзәгендә дә булган, монда аңа әфганчыларга багышланган стенд аеруча ошаган.

фото: Ландыш Сагирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев