Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстанда баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачаклар

Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалаган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар балаларын мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак.

“Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», - диелә министрлык хәбәрендә. Шул ук вакытта, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.

-Киләсе уку елында безнең районда беренче сыйныфка 190лап укучы керәчәк. Районда балаларны теге яки бу мәктәпкә кабул итү буенча проблемалар юк, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Севастьянова. – Барлык белем бирү учреждениеләрендә урыннар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев