Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстан Президенты Чирмешән районында малчылыктагы эштән канәгать түгел

Татарстан Республикасы Президенты Чирмешән районында булып китте.

 

-Шәхси хуҗалыклар белән яхшырак эшләргә, аларга терлек азыгы белән булышырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме – баш санын саклап калу.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, райондагы күмәк хуҗалыкларда да терлекләрнең баш саны аз.

 

-Терлегең булмаса, хезмәт хакына акча каян булсын? Сөт акчасы – хезмәт хакы, - диде ул.

Хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Түбән Кармалкадагы күпьеллык үләннәр участогында очрашу вакытында Президент коронавирус белән бәйле вәзгыятькә дә тукталды.

-Үзегезне саклагыз, ковид гади түгел, чирләүчеләр бик авыр чирли, - диде ул. - Вакцинацияләү кирәк. Мин үзем дә вакцина кадаттым. Сәламәтлекне сатып алып булмый.

Президентны озатып йөргәндә  район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин кайбер хуҗалыкларның дүрт көн элек үк уракка төшүләре, инде 5 мең тонна бөртек суктырылуы хакында әйтте. Әлегә уртача уңыш 18 центнер тирәсе. Тулаем 60 мең тонна уңыш җыюга өметләнәбез. Быел һава торышы бер дә сөендерми.

“Ильхан” җәмгыяте хуҗасы Ильяс Хәнәфиевның Президентка соравы бар иде.

-Бездә ипотека йортлары төзелде, әмма аларны хуҗаларына ничек бирергә белмибез. Бәлки бу мәсьәлә буенча берәр программа кирәктер?- диде ул.

Президент Рөстәм Миңнеханов дәүләт торак фонды төзегән андый йортларны озак вакытка арендага яки ипотекага бирү ягында. Монда торакны бушлай бирә алмыйсың. Алай да сорауга җавап эзләнәчәк. Президент районда су белән тәэмин итү, аның сыйфаты буенча мәсьәлә дә өйрәнеләчәк, диде.

Рөстәм Миңнеханов "БИО АГРО" җәмгыятенең эретмә төенендә дә булды.

Чирмешән районында андый төен әлегә монда гына.

Стационар эретмә төене – растворный узел минераль коры ашламаларны, пестицидларны сыек хәлдә үсемлекләрне комплекслы тукландыруда куллану өчен кирәк. Яфрактан тукландыру ярдәмендә макро һәм микро-элементлар алган үсемлекләр уңышы бермә-бер арта, чыгымнарны киметергә, вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә.

“БИО АГРО” быел үзенең иген кырларын шушы төендә ясалган эретмә белән тукландырган.

Президент “БИО АГРО” җәмгыятенең Бәркәтә ягындагы арпа басуында эшләүче комбайнчылар белән дә аралашты.

Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Рөстәм Миңнехановка “Ильхан” җәмгыятенең кукуруз бәйләме ошады:

- Бик шәп, күз генә тимәсен! - диде.

Дөрестән дә, бу җәмгыятьтә кукурузны гел уңдырып үстерә беләләр.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев