Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндәге вәкиллегендә беренче чара узды

Район мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге бүлмәсендә беренче чара узды.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова алып барган “Чирмешән – тату бер гаилә” темасына фольклор дәрестә катнаштылар.

“Укучылар өчен халыклар мәдәнияты” акциясе кысаларында оештырылган чара әлеге бүлмә белән таныштырудан башланды. Укучылар күп милләтле районда яшәүче  төп милләтләр, аларның милли киемнәре, ризыклары, фольклорыннан хәбәрдар булдылар. Кунаклар уен формасында, командаларга бүленеп, татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли ашларын барладылар, милли көйләр тыңладылар.

-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы барышында биредә мондый чаралар еш узачак, укучылар һәм башка кешеләр дә бу бүлмәдә урын алган милли кием-салым, көндәлек кирәк-ярак, эш кораллары белән таныша алалар, - ди вәкиллек җитәкчесе Әлфия Закирова. – Бәлки кайбер райондашларыбызның өйләрендә, үзләренә кирәкмәгән шундый әйберләре сакланадыр, без бик теләп алар белән үзебезнең бүлмәбезне баетыр идек.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев