Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Үзенңне хөрмәт итсәң, тормыштан ямь табып була

    Әмир авылыннан Таһир Галимов турында язганны белгәч, күп кеше: “Тапкан инде герой”, дип әйтерләр. Әйе, ул герой түгел, язмыш аны кырыс сынаган, кичергәннәрен сөйләргә дә теләмәде. “Ярар соң, башкаларга гыйбрәт булсын”, - дип кенә ризалашты.

    Таһир белән Әмирдә, ул яши торган йортның ишегалдында утырып сөйләштек. Таралып килә торган иске йортны “курчак” кебек ясап куйган ул. Профнастил белән коймаларын тоткан, матур булып бәрәңгесе тишелгән, кыяр, помидор, борыч утырткан. Түтәлләре дә чип-чиста, бер чүп үләне күренми. Безне күреп, эте койрыгын болгата башлады.

     

    -Друг, Дружок! - дип Таһир әүвәл аны уйнатып алды.

    Исеме “Друг” икән.

    -Йортны матурлагансың, - дип куйдым.

    -Шулай, байтак эш башкардым. Газ, су керттем, әле газ миче алыштырасы бар, аны алып кайтып куйдым инде, кайнар су да кирәк,  - диде Таһир. – Аллага шөкер, эшем бар, акчаны ай саен биреп баралар. Әле йортның түбәсен дә яңартырга хыялланам. Анысы да булыр, Алла бирсә.

    Ә бит кайчандыр 30 яшьтән узган Таһир Вәлиәхмәт улының кунып чыгарга да урыны булмый. Кеше гаепле түгел, үзе шул юлга баскан. Моны вакытында аңлап, бүген матур итеп яши.

    Ул Лашман авылында ишле гаиләдә туып үсә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт итеп кайта. Әлмәткә барып милициягә эшкә керә, милиция мәктәбендә укып кайта, гаилә кора.

    Тормыш кешене төрлечә сыный, кемдер нык тора, вәсвәсәгә бирешми, башка кеше ихтыярсыз булып йомшаклык күрсәтә. Бүген инде анысы бик мөһим түгел, ничек һәм нишләп шулай килеп чыккан, Таһир эшсез, гаиләсез калып, авылга кайтып урнаша, колхозда терлекчелектә эшли башлый.

    -Менә шунда түбәнгә тәгәри башладым да инде, - дип дәвам итте ул сүзен. – Турысын әйткәндә, шешә белән дуслаштым, эчә башладым. Эчкән кешегә ише дә табылып тора. Исерек хәлдә, аны-моны  белмисең, кыскасы, төрмәгә эләктем.

    Ул байтак утыра, шунда пешекче һөнәрен дә үзләштереп, шул эш буенча остара. Яхшы тәртибе өчен, аны иртәрәк азат итәләр. Таһир туган ягына кайта.

    -Кайткан мәлне кабат салгалап йөри башладым, әүвәл җылы каршы алган туганнар да сөйләшми башладылар, миннән читләштеләр. Күрсәләр дә, күрмәгәнгә салыштылар, - диде ул. – Кем кертә, шунда кунгалап йөрдем. Бер авыл егете булмаса, моның ничек бетәсен белмим. Ул: “Таһир абый, әгәр дә туктарга уйласаң, мин сине бер әби янына алып барам”, - диде. Ризалаштым. Бардык без ул әби янына. Менә шуннан бирле биш ел үтте, сыра да эчкәнем юк. Тормышым да нык үзгәрде. Үземнең йортым бар. Туганнар белән аралашып торабыз. Элек белергә дә теләмәгән братлар кайтып йөриләр. Яшәргә кызык, яшисе килеп тора. Дөрес, тәмәке тартам, менә аны да ташлыйсы иде.  Хәзер авылда эш юк диючеләргә дә аптырыйм. Авылда бит, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яши. Аларга ярдәм итсәң дә, сөенеп, акчасын бирәләр. Миңа көн җитми, телевизор карарга вакыт юк. Көнемне иртән үк планлаштырып куям, нәрсәләр эшлисен билгелим. Барысы да яхшы, тик мин дә олыгаям, 55 тулды, өйләнәсе иде, иптәш кирәк. Икәү бит ул тормыш итәргә дә, эшләргә дә кызыграк.

    -Дөресен әйт әле, Таһир, сиңа килеп: “Әйдә, бергә берәр рюмка салыйк!”- дип кыстаучылар бармы?

    -Хәзер юк инде, нык торгач, туктадылар. Аннан соң бит, беркемнең дә авызына салмыйлар. Барысы да үзеңнән тора, - дип җавап кайтарды ул.

    -Син бит Лашманныкы, нишләп Әмирдә төпләнергә уйладың?

    -Минем әни бу авылныкы. Безнең балачак монда узды. Әмир халкы бик әйбәт. Күршеләр белән дә дус торабыз. Мин аларга көчемнән килгәнчә, ярдәм итәргә тырышам.

    Шул вакытта, чакырып алган диярсең, күршесе Минсылу апа Талипова да койма аша гына Таһирга дәште, йомышын әйтте, “Ярый әле ул бар, бөтен эшебездә булыша”, - дип куйды, мине күргәч.

    Гомумән, хәзер Таһир Әмирдә дәрәҗәле, хөрмәтле кеше.

    автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 20 июнь 2022 - 18:32
      Без имени
      Молодец. Так держать✊