Сугышта, үлгәннән соң, орденнар белән бүләкләнгән чирмешәнлеләрнең исемнәре ачыкланган
Мордва егете, политрук Прокопий Султанов яралы килеш тә үз батальонын ташлап китми: һөҗүм вакытында сугышчыларны атакага күтәрә, дошман офицерын юк итә. Тик соңрак үзе дә һәлак була.
Мордва Афонькәсе авылыннан әлеге якташыбызны Кызыл Байрак орденына тәкъдим итеп, 1942 елда тутырылган бүләкләү кәгазендә шундый юллар бар. Күптән түгел аны безнең районга легендар тарихчы, эзтабар (поисковик) Михаил Черепанов җибәргән. Район мемориаль үзәгендә бу атнада оештырылган “Мин.Сугыш.Минем гаиләм.” тарих конференциясендә галим үзе дә катнашты.
-Михаил Валерьевич Бөек Ватан сугышында, үлгәннән соң, батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнгән шундый 18 райондашыбызның бүләкләү кәгазьләрен – наградной листларын табып бирде. Алар Ватан сугышы яки Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгәннәр. Әлеге документларда сугышчыларның безнең Беренче Май районыннан икәнлекләре язылган, тик авылларының исемнәре, билгеле бер сәбәпләр белән, сөртелгән. Шунлыктан олылар - әбиләр, бабайлар белән сөйләшеп, без әлеге орденнар ияләренең һәрберсенең авылларын, кемнәр икәнлекләрен ачыклый алдык, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.
Моннан кала, быел Михаил Черепанов 24 якташыбызның Бөек Ватан сугышында кайларда һәлак булуларын да ачыклаган. Моңа кадәр якыннары, балалары бу хакта белмәгән. Сүз уңаеннан, безнең районнан Бөек Ватан сугышында һәлак булган 8534 якташыбызның 2061сенең генә җирләнгән урыннары, каберләре мәгълүм. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны эзләү, исемнәрен барлауга биниһая зур өлеш кертүче Михаил Валерьевич җирле тарихчыларыбызны, укытучыларны ил солдатларын барлауны ашыктырырга өндәде.
-Без аларның данлы исемнәрен туган якларына кайтарырга тиеш. Вакыт уза, кем әйтмешли, соңгы вагонга булса да өлгерү зарур. Корбаннарның балалары да инде хәзер олылар, кайберләре мәрхүм дә, әмма оныклар бар. Без - мәктәпләр, музей хезмәткәрләре якыннарына сугышта үлгәннәрне табарга булышырга, аның өчен нишләргә, кеше кая мөрәҗәгать итәргә, интернеттан кайдан эзләргә икәнлеген аңлатырга тиешбез. Кеше ил өчен гомерен корбан иткән, ә аларны онытмау, барлау - безнең бурыч, - диде Михаил Валерьевич.
Әлеге эшнең никадәр кирәклеген аңлау өчен саннарга күз салу да җитә: сугышка 700 мең татарстанлы киткән, шуларның 380 меңе кайтмаган.
-Үлгәннән соң бүләкләнүчеләр арасында безнең Кади якларыннан да сугышчылар бар. Берсе – Иске Кадидан Зәки Миншакир улы Шакиров. Өлкән лейтенант. Краснодар янында җирләнгән. Безгә аның хакында 97 яшьлек Нәкыя әби Гыйләҗева сөйләде. Зәки Хәдичә исемле хатыны белән яратышып өйләнешеп, бик аз гына торып калалар, ир сугышта һәлак булган. Соңрак икенче кешегә кияүгә чыккан Хәдичә әби 98 яшендә әле бер ел элек кенә гүр иясе булды. Орден хакында белмичә китеп барды. Ә икенче офицер Үзбәк Сафин Яңа Кадидан – Утыз Имәннән, ул өйләнмәгән. Гомере Польшада өзелә, - ди Иске Кади мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары, конференциядә чыгыш ясаган Резеда Локманова.
Тарихчылар конференциясендә күрше Нурлат районыннан килгән эзтабар Владимир Малыгин да катнашты. Ул һәлак булучыларны барлаудагы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Районыбызның Күтәмә мәктәбе укучылары да тарихны, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын өйрәнү, патриотик тәрбия өлкәсендә зур эшләр башкаралар икән.
фото: автор
Чирмешәндәге тарихчылар конференциясендә Михаил Черепанов катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев