Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сосновка авылында яшәүче 71 яшьлек Нина Чупина буш вакытында җептән уенчыклар бәйли

Озак еллар мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән Нина Дмитриевна лаеклы ялга чыккач та, яраткан шөгылен – бәйләүне ташламый. Ә инде интернетта бәйләгән курчаклар күреп алгач, аларны да бәйләп карый. Бу шөгыль Нина Дмитриевнага бик тә ошый, бүген инде ул “тудырган” курчакларның исәбе – хисабы юк.

-Әүвәл үзем өчен генә бәйләдем, күрше балаларына бүләк иттем. Аннары танышларым күреп алдылар да, сатмыйсыңмы, диделәр. Шулай итеп беренче клиентларым барлыкка килде, - дип елмайды Нина Дмитриевна.

Әнисенең кул эшләнмәләрен Яр Чаллыда яшәүче кызы алып китеп дусларына күрсәтә, алар да якташыбызның иҗат җимешләрен бик ошаталар, балаларына сатып алалар, заказ бирүчеләр дә була. Аның курчаклары балалар өчен зыянсыз, аларны юарга да мөмкин.

Оста яңа ел алдыннан аеруча активлаша икән. Көнчыгыш календаре буенча һәр елның үз символы, берәр хайван, бар. Әйтик, узган ел азагында Нина Дмитриевна байтак уенчык - үгез бәйләгән, бер ел элек тычканнарга сорау булган.

Уенчыкларны әле бит матур итеп киендерергә дә кирәк, бу яктан да Нина Дмитриевна бөтен фантазиясен эшкә җигә. Оста бу шөгылен бик яратып башкара, аның һәр уенчыгы үзенчәлекле килеп чыга.

-Бер уенчыкны күпме вакыт бәйлисез?-дим әңгәмәдәшемә.

-Төрлечә була, - ди якташыбыз. – Мин 93 яшьлек авыру әниемне карыйм. Кайчакта ул төне буе йокламаска мөмкин. Аның янында утырып, иртәнгә кадәр дә бәйлим. Андый вакытта, билгеле, уенчыклар ике-өч көндә әзер дә була. Җәй көне дә эш күп, җепләрне кулга сирәк алам.

Аның үзенең яраткан курчагы да бар икән.

-Кечкенә чагымда бер кибеттә курчак күреп алдым. Әнинең аны сатып алырга бәлки акчасы булмагандыр, шул уенчык күңелемә кереп калды. Гомерем буе әлеге курчак турында хыялландам. Бәлки шуңадыр да, курчаклар бәйли башламганмын. Үземә дип тә бер зур курчак бәйләдем. Аны беркемгә дә бирмим, үзем өчен саклыйм, -диде Нина Чупина.

 

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев