Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминкада урам исемнәрен ике телдә яздылар

Шешминка авыл җирлегенә кергән авылларда урам исемнәре, йорт номерлары төшерелгән элмә такталарны яңарттылар. Алар рус һәм татар телләрендә язылган.

Авыл җирлеге башкарма комитетыннан  әйтүләренчә, зәңгәр фонга ак төс белән төшерелгән әлеге мәгълүматларны - такталарны  йортларга беркеткәннәр дә.

-Шешминкада, Андреевкада, Павловкада һәм Нагайда барлыгы  илледән артык урам исеме аншлаглары урнаштырдык,  ә йорт санлы табличкаларны 172не ясаттык. Чыгымнар - үзсалым акчаларына.   Хәзер авыл хуҗалыгында кече сан алу бара, аннан халык санын исәпләячәкләр.  Сан алучыларга ансат: урам исеме, йортлар саны хәзер әллә кайдан  күренеп тора. Аннан, хәвеф-хәтәр очрагында, “Ашыгыч ярдәм”  чакыртканда да уңай, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев