Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка урамнарында пластик күрмәссең

Инде өченче ел район мәктәпләре укучылары макулатура һәм пластик җыю белән шөгыльләнә. Бу өлкәдәге эшчәнлекләре буенча атна саен мәгариф бүлегендә хисап тоталар.

Декабрь аеның беренче атнасына район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Шешминка мәктәбе макулатура тапшыру буенча – дүртенче, пластик җыю буенча бишенче урында. Үткән ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, алар мактауга лаек. 2018 елда 1390 килограмм кәгазь калдыгы тапшырып, 6 мең сумнан артык табыш алган булсалар, быел инде 3 тоннадан күбрәк макулатура җыеп, аның 2 тонна 500 килограммын тапшырганнар да. Шешминкалылар моның өчен 12 мең сумнан артык акча алган. Пластик җыю буенча да күрсәткечләре яхшырган, үткән ел бу чималны 100 килограмм туплаган булсалар, быел инде аны 457 килограмм ук җыеп, 300 килограммнан артыгын тапшырып, 4 мең сумнан күбрәк акча эшләгәннәр.

– Мәктәптә 34 бала укый, һәр бала исәбендә – 89,7 килограмм макулатура һәм 13,4 килограмм пластик бар, - ди Шешминка мәктәбе директоры Татьяна Чернышова. –Икенчел чимал акчасын исемлек буенча балаларның үзләренә бирәбез, шуның өчен алар кызыксынып эшлиләр. Педсоветта шундый карар кабул иттек, чөнки укучыларның күбесе аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үсә. Хәзер урамда аунап ятучы пластик шешә күрмәссең. Беренчедән, балаларыбыз чисталыкка өйрәнсә, икенчедән, алар акча эшли.

Мәктәптә макулатура һәм пластик җыю буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән. Тоннадан артык кәгазь калдыгы җыелса, аны Чистай хәзерләүчеләре килеп ала һәм шунда ук исәп-хисап та ясыйлар, ә пластикны 2 нче Чирмешән мәктәбенә үзләре илтеп тапшыралар.

Быел район буенча барлыгы 110 тонна, ягъни 2018дә, ел буена җыелганнан 13 тоннага күбрәк макулатура җыелган. Шуның 99 тоннасын тапшырып, 448 мең сум табыш алганнар, үткән ел ул 344 мең сум тәшкил иткән. Быел җыелган 12 тонна 853 килограмм пластикның 10 тоннадан артыгына 96 мең сум акча эшләгәннәр.

Макулатура җыю буенча Туймәт мәктәбе укучылары алдынгылыкны бирми, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм Югары Кәминкә мәктәбе укучылары да алардан калышмаска тырыша. Ә пластик җыю буенча Лагерка укучыларына тиңнәр юк – монда бер укучы исәбенә 19,9 килограмм икенчел чимал туры килә. Кадетлар һәм Туймәт мәктәбе укучылары бу юнәлештә дә өлгер эшлиләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев