Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка белән Андреевка арасындагы юл шомара

Бик көтте Андреевка халкы бу эшнең башлануын. Шешминка белән Андреевка авыллары арасындагы 5 километрлап озынлыкта нык тузган юл тәмам үзәкләренә үткән иде. Ниһаять, монда төзелеш эшләре башланды.

Дөрес, быел әлеге юлның 1 километр 800 метр арасы гына шомарачак. “Татавтодор” җәмгыятенең Чирмешәндәге юл участогы белгечләре эшне Шешминка ягыннан башлады. Әүвәл иске асфальт кырып алына. Юлның бу өлеше яхшы итеп тулысынча капиталь ремонтланачак, аның өслеген ясауны август айларына төгәлләмәкчеләр. Аннан юл билгеләре бастыру, су торбалары монтажлау эшләрен башкарасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев