Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка халкы телевизорларын физика укытучысына алып килгән

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Яңакадилылар Рифкать Заляевны мактап кына торалар. Бензин ташый торган ЗИЛ-355тә эшләүче шофер колхозны ягулык белән вакытында тәэмин итеп тора.

“Ленин юлында” – 1 октябрь, 1967 ел.

4 октябрьдә Иске Кадида мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Шул ук көнне клуб каршында мәшһүр татар халык шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәлне ачу тантанасы була.

“Ленин юлында” – 1 октябрь, 1967 ел.

Быел  көзен Күтәмә авылы урамнарында 1500 төп агач үсентеләре утыртылачак.

“Ленин юлында” – 18 октябрь, 1967 ел.

50 ел элек

Шешминка авылында хәзер һәр йортта диярлек телевизор бар. Әмма алар сафтан чыкса, аны беркайда төзәттерә алмыйбың. Шунлыктан халык авыл мәктәбенең физика укытучысы Дмитрий Козловка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Дмитрий Константинович телевизорларны ремонтлап җибәрә.

“Ленин юлында” – 4 октябрь, 1972 ел.

45 ел элек

“Красный Октябрь” хуҗалыгында (Чирмешән – ред.) 33 бөртек комбайнының 23е, чәчкеч һәм чапкычлар тиешенчә чистартылып һәм каралып кышкы саклауга куелды. “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә 10 комбайн ремонтка җибәрелде.

“Ленин юлында” – 7 октябрь, 1977 ел.

40 ел элек

Әле сиксәненче елдан алып кына да районда биш яңа мәктәп бинасы төзелде. Алар арасында 320 урынлы Иске Үтәмеш, 192 урынлы Ивашкино, 320 урынлы Яңа Элмәле һәм әле быел гына “Алга” колхозы бүләк иткән 320 урынлы Кармыш, “Ямашнефть”  нефть һәм газ чыгару идарәсе һәм Ленин исемендәге колхоз төзегән 392 урынлы Күтәмә урта мәктәпләре бар.

“Ленин юлында” – 6 октябрь, 1982 ел.

Шушы  елның ноябрендә революционер-большевик, Чирмешәндә совет властен урнаштыручыларның берсе Михаил Михайлович Титовның тууына 100 ел тула. Район үзәгендә революционерны җәзалап үтерү урынында 10 октябрь көнне аның хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булды.

“Ленин юлында” – 13 октябрь, 1982 ел.

35 ел элек

Вера Рабина Иске Котыш урта мәктәбен тәмамлагач, язмышын туган колхозы белән бәйләде. ВЛКСМ члены фермада сыер савучы булып эшләп, үзенең намуслы хезмәте белән авылдашларының абруен казанды.

“Ленин юлында” – 16 октябрь, 1987 ел.

14 октябрьдә район үзәгендә химчистка цехы ачылу тантанасы булды. Ул Совет урамындагы көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында урнашкан. Монда Н.Егоров эшли. Ул инде химчисткага бирелгән киемнәрнең беренче партиясен үзенең хуҗаларына тапшырды.

“Ленин юлында” – 17 октябрь, 1987 ел.

“Победа” колхозы чөгендер үстерүчеләре 16 октябрьгә пландагы 3250 урынына 3485 тонна шикәр чималы саттылар.

“Ленин юлында” – 21 октябрь, 1987 ел.

Май-сыр заводы сыр ясау осталары үзләренә җиткерелгән икееллык планны 1 ноябрьгә үтәү өчен тырышалар. Сыр ясаучылар бишьеллык башыннан бирле 1070 тоннага якын продукция эшләп чыгардылар инде.

“Ленин юлында” – 24 октябрь, 1987 ел.

Быел Николай Фроловның “Без Чирмешәннән” (“Мы из Черемшана”) исемле китабы басылып чыкты.

“Ленин юлында” – 24 октябрь, 1987 ел.

“Новый путь” колхозы (Лагерка) шоферы Виктор Федорович Семеновның эш күрсәткече 140747 тонна-километрга тигез, ягъни ул икееллык йөкләмәсен 101 процентка үтәгән.

“Ленин юлында” – 28 октябрь, 1987 ел.

Хәзер районыбызда 22 балалар бакчасы эшли. Бу безнең ихтыяҗларның 74 процентына тигез. Шушы араларда гына да Урманасты Үтәмеш, Яңа Кади авылларында 50гә якын сабый яңа бакча ишеген ачып керде.

“Ленин юлында” – 31 октябрь, 1987 ел.

30 ел элек

Орджоникидзе исемендәге колхозның кишер басуына килгән һәркем мул уңышны күреп хәйран кала. Ул уртача уңган чөгендердән төсе белән генә аерыла. Гектардан алынган уңышны үлчәп караганнар – 320 центнер тәшкил итә.

“Ленин юлында” – 2 октябрь, 1992 ел.

Районыбызда быелның тугыз аенда 242 бала дөньяга аваз салды, ә былтыр бу вакыт эчендә 267 бала туган иде.

“Ленин юлында” – 16 октябрь, 1992 ел.

Чирмешәннең өске ягында коммуналь мунча төзелә. 32 урынга исәпләнгән бу бинаның корпусы әзер. Бүген биредә Сергей Спиридонов бригадасы бүлмә аралыклары кую һәм идәннәр җәю белән шөгыльләнә.

“Ленин юлында” – 16 октябрь, 1992 ел.

Лашманда тагын 30 йорт газ челтәренә тоташтырылды, шулай итеп, “Сельхозхимия”, “Сельхозтехника” берләшмәләренең кайбер йортларын санамаганда, бу авылда газлаштыру эшләре төгәлләнде диярлек.

“Ленин юлында” – 21 октябрь, 1992 ел.

Сентябрь аенда гына да район мәгариф бүлеге үз хезмәткәрләренә (укытучылар, техник хезмәткәрләр, тәрбиячеләр) барысы 46 миллион сум акча түләде. Дөрес, монда өстәмә түләүләр дә бар. Миллионнар белән эш итәбез.

“Ленин юлында” – 21 октябрь, 1992 ел.

Олы юлдан Иске Кадига илтүче юл да асфальт күрде.

“Ленин юлында” – 23 октябрь, 1992 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыклы тарихи вакыйгаларны кыскартып аңлаешлы итеп язгансыз.Архивны дәвам итегез.Укыгач,элеккеге яшәеш күңелдә яңара.Колхоз тормышы,авылларның гөрләп торган чагы күз алдына килә.Эшегездә уңышлар теләп Фәния Хамидуллина.